Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтенроссия Робототехника Олимпиадасында Тукай районы Биклән укучылары - өченче урында!

23-25 нче июньдә Россиянең иң яшь шәһәре Татарстанның Югары Ослан районында урнашкан Иннополис шәһәрендә Бөтенроссия Робототехника Олимпиадасы үтте. Әлеге чарага Россиянең 50 төбәгеннән (Калининградтан алып Владивостокка кадәр) 313 команда, 597катнашучы, аларның 300 дән артык тренерлары килгән иде. Олимпиада 8 төрле категория буенча уздырылды. "Промышленностьтәге интеллектуаль робототехник системалар (ИРС)" - бу...

23-25 нче июньдә Россиянең иң яшь шәһәре Татарстанның Югары Ослан районында урнашкан Иннополис шәһәрендә Бөтенроссия Робототехника Олимпиадасы үтте. Әлеге чарага Россиянең 50 төбәгеннән (Калининградтан алып Владивостокка кадәр) 313 команда, 597катнашучы, аларның 300 дән артык тренерлары килгән иде.

Олимпиада 8 төрле категория буенча уздырылды. "Промышленностьтәге интеллектуаль робототехник системалар (ИРС)" - бу төрдәге роботлар алдан билгеле булмаган тәртиптә урнашкан төсле кубикларны дөрес тәртипкә урнаштырырга тиешләр. "Автотранспорттагы ИРС" - роботлар, юл йөрү кагыйдәләрен үтәп, шәһәр урамыннан (модельдә) үтәләр. "Судагы ИРС" - робот, су астында йөзеп, тиешле биремнәрне үтәп, билгеле урында калкып чыга. "Очучы ИРС" - очып йөрүче роботлар чикле пространствода йөкне табып, билгеле урынга илтеп куярга, киртәләрне очып үтәргә, дөрес урынга очып төшәргә тиешләр. "Роботлар футболы" - һәр командадан ике робот катнаша, берсе - капкачы, икенчесе - һөҗүмче. "TetraStack" - робот, Tetris уены кагыйдәләре буенча, кубикларны махсус формага тутыра. "Иҗади категория" персональ медицина, персональ иминлек системалары, экология темаларына багышланган иде.

Ярышучылар саны иң күп булган, Биклән гомуми белем бирү укучылары катнашкан "Төп категория" өч яшь төркемендә үтте. Мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Сәрвәров Нияз катнашкан кечкенәләр төркемендәге ярыш "Табигый туризм" дип атала. Ярыш кагыйдәләре буенча, робот табигатьне өйрәнүче галимнәрне һәм туристларны күзәтү зоналарына урнаштыра, анда табылган сирәк җәнлекләрне: ягуар булса - тропик урманга, ташбака булса - океанга этеп кертә.

10 нчы сыйныф укучысы Якупов Алмаз һәм 6 нчы сыйныф укучысы Хәйруллин Артур катнашкан зурлар төркемендәге ярыш "Чиста энергия чыганагы" дип атала. Бу ярышта робот җил электростанциясе өчен өч турбина җыя. Безнең укучылар җыеп программалаштырган робот, Новосибирск һәм Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрләреннән килгән командаларга гына калышып, өченче урынны алды.

Бөтендөнья Робототехника Олимпиадасы кагыйдәләре буенча үткәрелгән гомуми командалар зачётында Татарстан командасы 2 алтын, 1 көмеш, 1 бронза медальләр белән беренче урынны алды. Икенче урында - Диңгез буе крае (Приморский край), өченчедә - Санкт-Петербург шәһәре.

"Робототехника" түгәрәгенә йөрүче укучылар ярышларга әзерләнү өчен махсус кырлар алырга, юл чыгымнарын капларга ярдәм иткән Тукай районы мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Сәйдәшева Сания Фәрхәтовнага чиксез рәхмәтле, дип хәбәр итте безгә "Робототехника" түгәрәге җитәкчесе Якупов Р.Н.

Беренче фотода - Биклән мәктәбе командасы (сулдан уңга - Хәйруллин Артур, Сәрвәров Нияз, Якупов Алмаз).



Өченче урынны алган команда (сулдан уңга - Хәйруллин Артур, Якупов Алмаз)



Ярышка әзерлек вакыты



Безнең робот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев