Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетының район бүлеге җирле оешмасы Сабантуй котлавы

Сабан туе белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Ул бар дөньяга сибелгән татарларның һәм республикада яшәүче барлык кешенең зарыгып көтеп ала торган яраткан бәйрәмнәренең берсе. Күп гасырлар элек барлыкка килгән Сабан туе үзенең милли үзенчәлеген саклап кала алды. Бу бәйрәм тынычлык, игелек һәм үзара ихтирам идеалларының чагылышы. Сабантуй мәйданы дусларны очраштыра,...

Сабан туе белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Ул бар дөньяга сибелгән татарларның һәм республикада яшәүче барлык кешенең зарыгып көтеп ала торган яраткан бәйрәмнәренең берсе. Күп гасырлар элек барлыкка килгән Сабан туе үзенең милли үзенчәлеген саклап кала алды. Бу бәйрәм тынычлык, игелек һәм үзара ихтирам идеалларының чагылышы. Сабантуй мәйданы дусларны очраштыра, кабатланмас бәйрәм рухы, милли көрәш һәм халык уеннары мохите белән үзенә тарта.

Сабан туенда без, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. Нәкъ менә аларның фидакарь хезмәте бай уңышка нигез сала. Быелгы бәйрәм күңелләрегездә онытылмас тәэсирләр калдырыр, күтәренке кәеф бүләк итәр, милли гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә яңа этәргеч бирер дип ышанып калабыз.

Чын күңелдән саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете һәм муллык телибез!

Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетының район бүлеге җирле оешмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев