Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Боерганның яңа урамында яшәүчеләр су кертүне сорый

Боерганда үткән җыенда авыл җирлеге башлыгының хисабыннан соң халыктан берничә сорау керде. Авылга кергәндә сул якта кала торган яңа йортларга су үткәрү проблемасы күтәрелде. Бу мәсьәләне хәл итү «Татарстан» коммуналь челтәрләре оешмасы җитәкчесе Риф Миннекәевка йөкләнде. Җирлекнең янгын сүндерү машинасы бик иске, йөрерлек хәлдә түгел, көйләп кенә дә хәлдән чыгып...

Боерганда үткән җыенда авыл җирлеге башлыгының хисабыннан соң халыктан берничә сорау керде. Авылга кергәндә сул якта кала торган яңа йортларга су үткәрү проблемасы күтәрелде. Бу мәсьәләне хәл итү «Татарстан» коммуналь челтәрләре оешмасы җитәкчесе Риф Миннекәевка йөкләнде. Җирлекнең янгын сүндерү машинасы бик иске, йөрерлек хәлдә түгел, көйләп кенә дә хәлдән чыгып булмый. Район башлыгы Васил Хаҗиев сорауның контрольдә икәнлеген, Боерган өчен янгын сүндерү машинасы эзләнүен хәбәр итте.

Форсаттан файдаланып, җыенга килүчеләр Колыш авылы клубының да бик ташландык хәлдә булуын, бүген бинага капиталь ремонт кирәклеген әйтеп үттеләр. Район хакиме белгечләр белән урынга килеп карарга вәгъдә бирде.
Шулай ук авыл халкын җирлектә үләксә базының булмавы борчый. Җыенда бу мәсьәләне дә соңга калмыйча хәл итәргә кирәклеге әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев