Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Боерганда районның 50 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Тукай районы оешуга 50 ел тулу уңаеннан, Боерган авылының «Акчарлак» мәдәният-ял үзәгендә «Чулман буендагы Тукай иле» исемле тарихи-этнографик күргәзмә үз ишекләрен ачты. Экспозиция кысаларында район тарихы, танылган якташлар язмышы һәм җирле осталарның кул эшләре тәкъдим ителә.

Күргәзмә ике зур өлештән тора. Беренче бүлектә килүчеләр район һәм авыллар тарихы белән таныша ала, шулай ук Тукай төбәген таныткан галимнәр, язучылар, сәнгать әһелләре һәм хезмәт каһарманнары турында мәгълүмат ала ала.

Экспозициянең икенче өлеше Боерган авыл җирлеге осталарының декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләренә багышланган. Күргәзмәне авылдашлары, танылган педагог Бибинур Хаматованың чиккән сөлгеләре ачып җибәрә. Аның иҗат җимешләрендә Тукай районы һәм Боерган авылы герблары, шулай ук туган як мотивлары чагылыш тапкан.

Күргәзмә авторы Бибинур Хаматова белән иҗади очрашу 11 июнь көнне иртәнге сәгать 9:00да авыл мәдәният йортында узачак.

Чыганак: районынның "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев