Бәлки ярдәм итәрләр...
Сәламәтлек - зур байлык, дибез. Тәнең, җаның cәламәт булганда гына яшәве күңелле, эшләү рәхәт, нәтиҗәле була. Тик кеше чирләми генә тормый. Ул чагында инде зур ышаныч һәм өметләр белән табиблар каршына барасың. Узган елда үземә дә район больницасының хирургия бүлегендә катлаулы операция ясатырга туры килде. Бу бүлекнең җитәкчесе Заурхон Кәримовның...
Хирургия бүлеге иң авыр чирләрне дәвалый дисәм дә була. Бирегә аяк-куллары сынганнар да, аварияләрдә имгәнгәннәр, төрле эчке чирләр, яман авырулар белән авыручылар да киләләр. Биредә дәваланганда Ринат Сәмигуллин, Винер Хәкимов, Илшат Зидиханов, Магомет Мусаев, Илдус Мусин, Наилә Гессер кебек бай тәҗрибә туплаган табиблар, Фәлидә Хәбибуллина, Резидә Мөхәммәтшина, Ләйсән Җәләлетдинова кебек шифалы куллы, мәрхәмәтле шәфкать ияләрен очратырга туры килде.
Больница чиста, җылы, авырулар өчен шартлар тудырырга тырышканнар. Әмма кайбер нәрсәләр дәвалаучылардан гына тормый. Төгәл диагноз кую, дәвалау чараларын үткәрү өчен заманча медицина аппаратуралары да кирәк шул. Ә биредәгеләрнең күпчелеге 17-20 ел элек алынган. Диагноз кую өчен бик кирәкле УЗИ аппараты иске, сатып алу өчен 5 млн акча кирәк икән. Үпкәгә ясалма сулыш бирү аппаратына да мохтаҗлык кичерәләр.
Бу зарланып язуым түгел, дәвалап чыгарганнары өчен рәхмәт. Хикмәт шунда: эшмәкәрләр, хәлле предприятие-оешмалар җитәкчеләре медицина җиһазлары сатып алу өчен район больницасына ярдәм итмәсләр микән дим. Больница барыбызга да кирәк бит.
Фирдәвес Шәемов,
хезмәт, спорт ветераны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев