Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Битлек” театр фестивале җиңүчеләрнең йөзләрен “ачты”

 Театр сәнгате барлыкка килгәннән бирле үзенең популярлыгын, тамашачының игътибарын һәм хөрмәтен ничәмә-ничә гасырлар буе саклап килә. Театр шуның кадәр халык мәхәббәтен яулаган – кайсы гына шәһәр яки авылга барма, иманым камил, аларның һәркайсында кечкенә генә булса да театр төркеме бар.   Безнең Тукай районында да алар бихисап. Менә шул коллективларның һәркайсы белән район халкын таныштыру, аларның профессиональлекләрен үстерү максатыннан районда үткән елның ноябреннән дүртенче тапкыр районкүләм “Битлек” фестиваль-конкурсы старт алган иде. 

Ике ай дәвамында барган әлеге чарада дистәдән артык театр коллективлары катнашты, аларның осталыкларына, үзенчәлекләренә бәя бирелде. Һәм ниһаятъ, 2 февраль – чәршәмбе көнне Мәләкәс мәдәният йортында фестивальгә нәтиҗә ясау – җиңүчеләрне һәм конкурста катнашучыларны бүләкләү тантанасы үтте. Әлеге чарада район башлыгы Фаил Камаев та катнашты. 
 Кичке сәгатъ алтыда башланган әлеге тамашага килүчеләр шуның кадәр күп иде, Мәләкәс авылы мәдәният йорты аларны ничек сыйдырып бетерде микән дип, шаклар катты. Һәм бу бер дә гаҗәеп түгел. Чөнки биредә театрны яратучылардан кала, фестивальдә катнашкан коллектив әгъзаләренең якын кешеләре, хезмәттәшләре, авылдашлары да бар иде. 
 Тамаша бөек Тукайның “Театр” дигән, күпләргә таныш шигъри юлларыннан башланып китте. Аннары, залда утыручыларга Күзкәй авылы “Нур” театр коллективы белән Наил Гаетбаев пьесасы буенча куелган “Кызлар килде авылга” спектаклен күрсәттеләр. Сәгать ярым барган комедия вакытында халык геройларның тормышы белән яшәде, көлде, күңелле тәэсирләр кичерде, спектакль тәмалангач та, тамашачылар артистлары дәррәү алкышларга күмде. 
  Ниһаять, “Битлек” фестивалендә катнашкан театр коллективлары өчен дулкынландыргыч мизгелләр җитте.
Иң элек залда җыелган кунакларалдында район мәдәният һәм ял үзәге директоры Илнур Сәхбетдинов чыгыш ясады, аннары сәләмләү сүзе белән сәхнәгә Тукай районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рашат Фәесхан улы Фәйзрахманов чыкты. 
– Хөрмәтле дуслар, килгән кунаклар һәм фестивальдә катнашкан театр коллективлары, артистлар, режиссерлар! Безнең районда шуның кадәр сәләтле, профессиональ дәрәҗәдә эшләүче кешеләрнең булуына сокланмыйча мөмкин түгел. Район күләмендә ел саен, ә бу юлы инде дүртенче тапкыр узган “Битлек” фестивале безнең горурлыгыбыз һәм куанычыбыз. Анда катнашкан һәр театр коллективына, спектакльләрне сәхнәгә куюга үзеннән өлеш керкән һәркемгә рәхмәтләремне җиткерәсем килә. 
Әлбәттә, һәр бәйгедәге кебек, бүген без иң көчлеләре дип табылган призер коллективларны һәм фестивальдә катнашучыларны бүләклиячәкбез. Шулай да безнең өчен сезнең һәркайсыгыз җиңүче һәм иң-иңнәре. Сезгә алдагы иҗади эшегездә уңышлар, яңа үрләргә ирешүегезне телим! – диде Рашат Фәйзрахманов. 
 Аннары бүләкләү өлеше башланып китте. Иң элек, районның  20ләп театр коллективларын  фестивальдә катнашу турындагы дипломнар белән район мәдәният һәм ял үзәге директоры Илнур Сәхбетдинов бүләкләде. Иштирәк авылының “Тамчы” балалар театры коллективына Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының “Үзэшчән халык коллективы” исеме турындагы таныклыкны район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рашат Фәйзрахманов коллектив җитәкчесе Гүзәл Хәдиевнага тапшырды. Дәррәү алкышлардан соң җиңүчеләрне бүләкләү өчен сәхнәгә район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев та күтәрелде. 
– Дөньяда нинди генә хәлләр булса да, нинди генә авырлыкларга дучар булырга килмәсен, тормышыбыз дәвам итә һәм безнең бурычыбыз аны мөмкин кадәр күркәмрәк, күңеллерәк уздыру. Һәм әлеге максаттан чыгып, “Битлек” фестивале шундый матур чараларның берсе булып тора. Ул безнең район халкын, аның сәләтле шәхесләрен берләштерә, яшәешебезгә нур өсти. Быелгы фестивальдә катнашкан театр коллективларын белән горурланам, һәм ниндидер сәбәпләр аркасында бәйгедә катнашмый калган башка коллективларны исә киләсе фестивальдә үз көчләрен сынарга, шушы зур, күңелле мохитле театр җәмәгатьчелегенә кушылуларын телим, – диде ул. 
 Аннары, Фаил Мисбах улы җиңүчеләргә төрле дәрәҗәдәге лауреат дипломнарын тапшырды.  III дәрәҗәдәге лауреат дипломы  Борды авылының “Битлек” һәвәскәрләр берләшмәсенә бирелде. Дипломны һәм бүләкләрне алу өчен сәхнәгә берләшмә җитәкчесе һәм мәдәният йорты мөдире Нурия Рамазанова, Борды җирлеге башлыгы Роза Әбделманова менде. II дәрәҗәдәге дипломга исә Биклән авылының “Хыял” халык театр коллективы ия булды. Бүләкләүгә мәдәният йорты директоры һәм театр коллективы җитәкчесе Алия Бикмөхәммәтова, җирлек башлыгы Мансур Сәхбиев чакырылды. I дәрәҗәдәге диплом исә Теләнче Тамак авылының “Алтын битлек” халык театрына бирелде. Мәдәният йорты директоры, театр коллективы җитәкчесе Райлә Закированы, җирлек башлыгы Рамил Нәҗметдиновны да дәррәү алкышларга күмеп бүләкләделәр. 
 Моннан кала, 2021 елда “Халык театры” исемен алган Иштирәк авылы театр коллективы “Яшь театраллар” премиясе лауреатлары булдылар. Диплом һәм бүләкләрне Иштирәк авылы мәдәният йорты директоры Гөлсинә Жиляевага, балалар коллективы режиссеры Гүзәл Һадиевага тапшырдылар. Шулай ук фестивальнең бүләкләү өлешендә чыгыш ясаган Иштирәк авылыннан Рамазан Туктаров “Яшь конферанс” дипломы, аның сәхнә теле укытучысы Гүзәл Һадиева да диплом белән бүләкләнделәр.
 Фестивальнең иң мәртәбәле призын, Гран-прины исә Күзкәй авылының “Нур” театры коллективы алып кайтып китте. Театр режиссеры Гөлфия Әхмәтҗанова, Күзкәй авылы җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев, мәдәният йорты мөдире Альмира Ситдыйкова һәм театр артистлары бу кичтә чәчәкләр, дипломнар белән бергә иң зур бүләкләрнең берсе – тамашачы мәхәббәтенә ия булды.                       
Вставка 1: Районкүләм “Битлек” театр фестиваленең алыштыргысыз кураторы, район мәдәният бүлегенең массакүләм чаралар буенча режиссеры Гөлназ Миннәхмәтова быел да тантананы истә калырлык итеп оештырган. 
Вставка 2: Фестивальдә катнашу өчен барлыгы 33 гариза кабул ителгән иде. Бәйгедә  26 коллектив катнашты. Шуларның 21-е зурлар, 5-се балалар коллективы иде. 
Жюри спектакльләрне түбәндәге категорияләрдән чыгып бәяләде:
– режиссерлык эше;
– сценография;
– музыкаль бизәлеш;
– актерлык уены

Алсу Тимерханова. 
Рөстәм Зәкиев фотолары.
   

  
  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев