Яңалыклар
Биш уку йортына гариза бирергә була
Республиканың югары уку йортларында бюджет урыннары быел 1 меңгә кимеде, дип белдерде журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Быел, шулай итеп, мондый урыннарга 16 меңнән артык абитуриент кабул ителәчәк. Бюджет урыннарының 10 проценты ятимнәргә һәм инвалид балаларга биреләчәк. Бүгенге студентларның исә 38 проценты бюджет урыннарында...
Республиканың югары уку йортларында бюджет урыннары быел 1 меңгә кимеде, дип белдерде журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Быел, шулай итеп, мондый урыннарга 16 меңнән артык абитуриент кабул ителәчәк. Бюджет урыннарының 10 проценты ятимнәргә һәм инвалид балаларга биреләчәк. Бүгенге студентларның исә 38 проценты бюджет урыннарында белем ала.
Министрның билгеләп үтүенчә, быел Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучыларның күпчелеге вузларга барырга тели. Укырга керүче хәзер бер үк вакытта биштән дә артык булмаган югары уку йортына гариза бирә ала. Аңа өчтән дә артык булмаган белгечлек һәм юнәлеш буенча конкурста катнашып карау мөмкинлеге бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев