Бикләндә Россия көненә багышланган концерт үтте (фото)
12 июнь көнне Биклән мәдәният йортында Россия көненә багышланган концерт үтте. Концертны «Хәерле көн» җыры белән Мәдинә Мирходжаева башлап җибәрде. «Шатлык» бию коллективы башкарган рус халык , «Балачак» биюләре, Софья Верхотурцеванын «Хыял» биюе тамашачылар күңеленә хуш килде. Алинә Костина, Гүзәл Зиятдинова бик матур итеп туган як турында шигырьлэр сөйләде. Җырчыларыбыз...
12 июнь көнне Биклән мәдәният йортында Россия көненә багышланган концерт үтте. Концертны «Хәерле көн» җыры белән Мәдинә Мирходжаева башлап җибәрде. «Шатлык» бию коллективы башкарган рус халык , «Балачак» биюләре, Софья Верхотурцеванын «Хыял» биюе тамашачылар күңеленә хуш килде. Алинә Костина, Гүзәл Зиятдинова бик матур итеп туган як турында шигырьлэр сөйләде. Җырчыларыбыз Данил Сайфуллин, Раиф Гимадиев, Зөлфәт Фазлыев, Гөлнара Зиятдинова, Рузилә Костина бүләк иткән җырлар бәйрәм рухы өстәде, дип хәбәр итәләр Биклән авылы мәдәният хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев