Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биклән авылыннан Бибизөһрә Шамарова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Озын гомерле әби-бабайлар - авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да - 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар. Бу көннәрдә авылыбызның хөрмэтле кешесе, тыл...

Озын гомерле әби-бабайлар - авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да - 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар. Бу көннәрдә авылыбызның хөрмэтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Бибизөһрә Нәбиулла кызы Шамарованын да 90 яшьлек күркәм юбилее булып утте. Аны котларга районыбыз башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова килде. Матур котлау сүзләре белән Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын тапшырды. Юбилей көнен искә алсын, дип җылы юрган бүләк итте. Юбилярыбызның тормыш юлы җиңел генә узмаган. Сугыш башланырга бер атна кала 15 яшьлек Зөһрәнең әнисе үлеп китә. Шул вакытта аның хезмәт юлы башлана. Ул тыл ветераны. Аңа сугыш елларының бөтен авырлыкларын татырга туры килә. Олылар белән беррәттән Зөһрәгә урман эшләрендә,мунчала төшерүдә эшләргә туры килә. Аннан соң ул Биклән урман хуҗалыгында складта, бухгалтериядә эшли. Озак еллар буена Зәй сәүдә базасының Яр Чаллы филиалында складта эшләп пенсиягә чыга. Тормыш иптәше Габтелбарый абый белән 57 ел гомер итеп, ике кыз үстерәләр. Кызганычка каршы, Габтелбарый абый бу дөньядан 8 ел элек китеп барды.

Хәзерге көнда Зөһрә әбинең 3 оныгы,5 оныкчыгы бар. Аның кызлары һәм 3 оныгы укытучы һөнэрен сайладылар. Олы кызы Нәсимә Яңа поселогы мәктәбендә чит телләр укыта, ә кече кызы Гөлсинә КФУнын Яр Чаллы институтында шулай ук чит тел буенча студентларга белем бирә. Зөһрә әби оныкларының уңышларына куанып, оныклары аның белән горурланып яшиләр. Бүгенге көндә 90 яшен тутырган Зөһрэ әбинең авылдашлары, туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Кызлары өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Бүгенге көндә Зөһрә әби кызлары тәрбиясендә яши. Юбилей көнендә аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез, дип яза Биклән авылының в етераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Асия Фазуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев