Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген тукайлылар Россия көнен бәйрәм итә

Бүген, 12 июнь көнне, илебездә Россия көне билгеләп үтелә. Һәр шәһәрдә, һәр районда төрле бәйрәм чаралары, күңел ачулар, флешмоблар оештырылган. Тукай районында бәйрәм Новый поселогының "Мәхәббәт" паркында узды. Туган илгә, туган шәһәреңә, авылыңа, урамыңа карата мәхәббәт хисләре белән тукайлылар Россия көнен бәйрәм итте. Бәйрәм чаралары велойөреш белән башланып китте, паркта...

Бүген, 12 июнь көнне, илебездә Россия көне билгеләп үтелә. Һәр шәһәрдә, һәр районда төрле бәйрәм чаралары, күңел ачулар, флешмоблар оештырылган.

Тукай районында бәйрәм Новый поселогының "Мәхәббәт" паркында узды. Туган илгә, туган шәһәреңә, авылыңа, урамыңа карата мәхәббәт хисләре белән тукайлылар Россия көнен бәйрәм итте.

Бәйрәм чаралары велойөреш белән башланып китте, паркта төрле тематик интерактив мәйданчыклар эшләде. Бәйрәмне ачу тантанасыннан соң концерт программасы дәвам итте. Теләгән кешеләр спортта үз көчләрен сыный алды, шулай ук ГТО нормаларын тапшыру да оештырылган иде.

Россия көнен билгеләп үтү күмәк уеннар, күңел ачулар белән тәмамланды.

Тагын бер кат Россия көне белән сезне, тукайлылар! Күгебез аяз булсын, иминлектә, муллыкта яшәргә язсын!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев