Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген районда дистәләгән урында төзелеш бара

Бүген авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен генә түгел, төзелеш өлкәсендә эшләүчеләр өчен дә чып-чын урак өсте. Чөнки сезон ахыры. Күп объектларны август аенда куллануга тапшыру бурычы куелды. Әлеге тармак хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре дә эшләренең иң кызган чорына туры килә.

Бүген районның кайсы гына ягына чыкма, анда төзекләндерелгән яки яңабаштан төзелгән объект булмаган авыл юктыр да, мөгаен. Хәзерге көндә дә дистәләгән ноктада төзелеш һәм ремонт бара, шулай ук шәхси сектордагы төзелеш көннән-көн арта. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хужалыгы буенча урынбасары Илсөяр Абзалова белән һөнәри бәйрәмнәре алдыннан шулар хакында сөйләшәбез.

- Илсөяр Хәйдәровна, төзелеш, нигездә, республика һәм федераль программалар ярдәмендә алып барыла. Узган еллардан аермалы буларак, быел яңа программалар өстәлдеме?

- Мәктәпләрне төзекләндерү программасы ябылып, быел балалар бакчаларын ремонтлау программасы эшли башлады. Аның кысаларында Мусабай Завод балалар бакчасы бинасы төзекләндерелә. Авыл җирлекләре төзү буенча яңа программа эшли башлады. Аның кысаларында Новотроицкое авылында төзелеш бара. Республикада өр-яңа проект - бассейннар төзү программасы эшли башлады. Анда республиканың 8 муниципаль районы катнаша, шуларның берсе без. 140 млн сумлык әлеге проект Круглое Поле поселогында гамәлгә ашырылачак. Бассейнга август ахырында нигез салыначак.

Бәтке авылында универсаль спорт мәйданчыгы төзелә, Комсомолецта андый объект куллануга тапшырылды инде. Халыкның актив ялы өчен бик мөһим булган мондый мәйданчыклар ел саен төзелеп килә. Малтабар авылында фельдшер-акушерлык пункты эшләнә, ФАПлар төзү программасында да ел саен катнашабыз. Борды авылының мәдәният йортына инде күптәннән ремонт кирәк иде - быел анысы да башланды. Биредә 13,5 млн сумлык эш башкарыла. Новотроицкоеда башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасының ике төркеме өчен өстәмә бина әзерләнүе, андагы «Балкыш» лагерен күчерү өчен Иске Дөреш мәктәбендә реконструкция үткәрелүе турында газета битләрендә язылды инде. Круглое Поле поселогында 29 фатирлы өч катлы йорт төзелә. Биредән торак ятимнәргә һәм социаль ипотека программасында катнашучыларга биреләчәк. Бу - соңгы елларда төзелгән шундый объектларның икенчесе. 2015 елда күпфатирлы йортны Татарстан поселогында төзегән идек. Биклән мәктәбендә спорт залын ремонтлау бара. Эшләр инде тәмамлану алдында. Һәр елны район «Чиста су» программасында катнашып килә. Быел су челтәрләре Мусабай Заводта яңартыла. Проект суммасы 8 млн 700 мең сум. Ял һәм мәдәният паркларының быел районда өченчесе сафка бастырылачак.

- Халыкны иң борчыган мәсьәләгә - юллар салуга да кагылсагыз иде.

- 2017 елда ремонт планына 9,1 км юл кертелде. Юл фондыннан Иске Абдул, Суровка, Биклән авылларында асфальт салынды. Асфальт юлларны төзекләндерү программасы буенча Круглое Поледа, Яңа поселогында һәм Түбән Суыксуда ремонт ясала. Бикләндә, Комсомолец поселогында, Круглое Поледа, Ильбухтинода һәм Җикәнле Күлдә вак таш түшәлгән юллар төзекләндерелә. Быелның яңалыгы - бакчачылык ширкәтләренә юл төзү буенча программа эшли башлады. Дөрес, әле бу өлкәдә башкарасы эшләр күп, чөнки шәхси сектор үсә, яңа урамнар елдан-ел арта.

Районда, нигездә, өч төзелеш оешмасы эшли - «Автостройинком», «Диалог», «КамСтройФон» җәмгыятьләре. Быел парк төзүгә «Татмелиоводстрой» алынды. «Чиста су» программасы буенча эшләрне Татарстан һәм Бәтке коммуналь челтәрләре башкара. Юлларны «Татавтодор»ның Яр Чаллы филиалы төзи. Бу оешмаларның хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар юлдаш булсын, гаиләләренә иминлек, сәламәтлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев