Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген көндез һәм кич Тукай районында көчле җил көтелә – сак булыгыз!

Гадәттән тыш хәлләр хезмәте бүген көндез һәм кич белән республика территориясендә, шул исәптән Тукай районында да, һава торышының кинәт үзгәрәчәге турында кисәтә. Урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз, 18-23 метр/секундка кадәр җил көтелә. Гадәттән тыш хәлләр хезмәте, күңелсезлекләрдән саклану максатында, халыкка үз киңәшләрен җиткерә. Әгәр шундый вакытта урамда калсагыз, электр...

Гадәттән тыш хәлләр хезмәте бүген көндез һәм кич белән республика территориясендә, шул исәптән Тукай районында да, һава торышының кинәт үзгәрәчәге турында кисәтә. Урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз, 18-23 метр/секундка кадәр җил көтелә. Гадәттән тыш хәлләр хезмәте, күңелсезлекләрдән саклану максатында, халыкка үз киңәшләрен җиткерә. Әгәр шундый вакытта урамда калсагыз, электр линияләреннән, агачлардан, реклама щитларыннан ераграк торыгыз. Травмалар алудан саклану өчен подъездларга яки башка шундый ышык урыннарга керү сорала. Автомобильдә барганда дистанция саклагыз, узарга, полосадан полосага күчәргә тырышмагыз, тизлек режимын саклагыз. М37 трассасының Тукай районы территориясенә кергән 1044-1048, 1052-1053, 1064-1077нче километрлары, гомумән, күз күреме начар булган урыннар аеруча саклык сорый. Нык ихтыяҗ булмаганда җирле пункттан читкә чыкмагыз. Бина эчендә тәрәзә янына килмәскә, электр приборларыннан файдаланмый торырга тырышыгыз.

Ләкин гадәттән тыш хәлләр хезмәте Мәскәүдәге гарасат бездә булмаячак дип ышандыра, татарстанлыларны куркуга бирелмәскә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев