Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча бердәм дәүләт имтиханы бирә
Бүген, Яңа поселогында 63 чыгарылыш сыйныф укучысы математика буенча имтихан тота. Уку йортларына укырга кергәндә математика фәне кирәк булучылар, бу фән буенча имтиханны 2нче июнь көнне бирәчәк (профиль). Бу - 69 укучы. Унберләр өчен олы сынаулар чоры 29 майда ук башланып киткән иде. Ул көнне 5 тукайлы информатика буенча имтихан...
Бүген, Яңа поселогында 63 чыгарылыш сыйныф укучысы математика буенча имтихан тота. Уку йортларына укырга кергәндә математика фәне кирәк булучылар, бу фән буенча имтиханны 2нче июнь көнне бирәчәк (профиль). Бу - 69 укучы. Унберләр өчен олы сынаулар чоры 29 майда ук башланып киткән иде. Ул көнне 5 тукайлы информатика буенча имтихан бирде. Рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын унберләр 9 июнь көнне бирәчәк. Район буенча имтихан язучылар саны - 83 унберенче сыйныфны тәмамлаган укучы.
Кичә исә, Круглое Поле поселогында 305 9нчы сыйныфлы рус теле буенча төп дәүләт имтиханнарын бирделәр. Алда, ягъни, 1 июнь көнне 117 9нчы сыйныфлыны физика, биология, история, литература фәннәре буенча дөп дәүләт имтиханы көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев