Безнең кикбоксчылар Халыкара аренада җиңү яуладылар!
Яңалыклар

Безнең кикбоксчылар Халыкара аренада җиңү яуладылар!

Чебоксарда II Бөтендөнья милли көрәш төрләре уеннары кысаларында «XI World Cup Diamond»Дөнья Кубогының икенче этабы узды.

Спортчылар искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте:

· Альмира Даутова (32 кг авырлык категориясендә) «кик-Лайт»дисциплинасында алтын медаль яулады.
· Александр Елисенков (60 кг авырлык категориясендә) «фулл-контакт»дисциплинасында бронза медаль иясе булды.
· Таһир Камалденов (37 кг авырлык категориясендә) «лайт-контакт»дисциплинасында 11 нче урынны алды.

Чемпионнарыбызны җиңүләре һәм лаеклы чыгышлары белән котлыйбыз! Тренер Илдар Исмәгыйлевкә рәхмәт белдерәбез һәм командага яңа уңышларга ирешү юлында темпны киметмәскә телибез!


Нет комментариев