Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнекеләрне бел!

Тукай районы ЗАГС хезмәткәрләре «Татарстан Республикасында граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу тантанасының иң яхшы алып баручысы» конкурсының зона этабында уңышлы чыгыш ясадылар.

Зона этабында 9 районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре белгечләре катнашты.
Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина һөнәри осталык конкурсында «никахлашу тантанасын иң яхшы алып баручы» номинациясендә беренче урынны алды. Аңа Казанда узачак финалда республиканың иң яхшы регистраторы исеме өчен көрәшергә туры киләчәк.
Ә бүлек баш белгече Энҗе Хафизова исем кушу тантанасын теркәүче хезмәткәрләр арасында өченче булды.
Быел конкурс Россия ЗАГС органнары оешуга 105 ел тулуга багышланган. Жюри составында тугыз районның һәрберсеннән вәкилләр бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев