Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безне кайгырталар

Дөньяда коронавирус инфекциясе таралу бөтенебезне куркуга салды. Бер мәлдә халык тәмам паникага бирелде. Кибет киштәләре бушап калды. Ул алгач, мин дә алам дип, ярмалар, азык-төлек җыярга тотындылар. Аннары ул шаукым ипләп кенә тынды, кибет киштәләре кабат кирәк-ярак белән тулды. Халык тынычланып китте. Ә бүген исә әлеге чирнең таралуына юл куймас өчен дәүләт бик кискен чаралар күрә башлады. Ә халыкка, аерата безнең кебек өлкән яшьтәгеләргә, җитәкчеләр әйткән барлык таләпләрне үтәү мәҗбүри. Чөнки куркыныч бик зур, гамьсезлек күрсәтергә һич ярамый. 

Халыкка вирусның нәрсә икәнлеген җентекләп аңлату бар, нинди саклану чаралары кирәк булуын матбугат чараларыннан белеп торабыз. Үзебезнең «Якты юл» газетасы да кирәкле мәгълүматны вакытында җиткереп тора. Районда бу җәһәттән ниләр эшләнүе хакында да үз басмабыздан беләбез. Инде гомер үренә менеп барсак та, тормышыбыз зарланырлык түгел, яшисе килә бит әле.
Мин күп еллар район башкарма комитетында хезмәт куйдым. Лаеклы ялга чыкканчы соңгы 20 елымны район пенсия фонды бүлегендә эшләдем. Пенсия реформасы җиңел генә бармады, көн дими, төн дими авылларга чыгып, яңалыкның асылын халыкка аңлатып йөргән чаклар истә. Ул вакытта да «Якты юл» газетасы зур ярдәмчебез булды. Ни өчен кулыма каләм алдым бүген, бер көнне пенсия фонды бүлегеннән шалтыраттылар. Коронавирус куркынычы булу сәбәпле хәлем белән кызыксынулары, ярдәм кирәкмиме дип белешүләре икән. Шундый күңелем булды, кыенлыкка дучар булган очракта да таяныр җиребез бар икән дигән уй күңелдә ышаныч уятты. Элеккеге коллегаларым белән телефоннан аралаштым, барысының да әнә шулай хәлләрен белгәннәр икән. Безнең халыкның кыенлыклар килгәндә бергә туплана белүен күрсәтә бу. Хөкүмәтебез, җитәкчеләребез халыкны куркыныч чирдән саклау өчен ашыгыч чаралар күрә икән, үзебезгә дә бик сак, игътибарлы булырга, кушканнарны үтәргә кирәк. Барысы да әйбәт булыр дигән ышаныч белән яшик.

Гөлсирә ЛАРИНА, хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев