Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең ишегалдында да бәйрәм булыр

«Безнең ишегалды» программасы кыссаларында «Татарстан» совхозы поселогында масштаблы чистарту эшләре тәмланып килә. Әлеге поселок – быел республика программасына кергән өч җирлекнең берсе. Тукай районында әлеге проект кысаларында 85 күпфатирлы йорт территориясе төзекләндереләчәк.

Поселокның Школьный һәм Советская урамнарындагы күпфатирлы йортларның ишегалларында һәм аларга якын территорияләрдә техника – төягечләр, зур йөк машиналары эшли. Өч гектрага якын муниципаль җир законсыз төзелгән җимерек корылмалардан арындырылды. Тәртипкә китерелгән мәйдан ике өлешкә бүленәчәк: берсендә гаражлар урнашачак, икенчесендә җир участоклары кешеләргә бүлеп биреләчәк.
Күпкатлы йортларда яшәүчеләр әлеге эшне игътибар белән күзәтә. Алар арасында Гөлфия һәм Римма ханымнар да бар. Аларның да гаражы белән сарае булган.
– Сарайларыбызны сүттеләр. Гаражларны күчерергә туры килде. Хәзер аларны урнаштыру өчен җир алырга йөрибез. Мунчаларыбыз территорияне планлаштыру проектына комачауламый – алар үз урынында калды. Эстетик күренешен яхшыртыр өчен аларны тышларга туры киләчәк. Башта яңалыкны авыр кабул итсәк тә, хәзер күнектек, нишлисең? Буласы матурлыкны, төзеклекне күрергә генә язсын инде! – ди алар.
Ирле-хатынлы Гыйлемхан әфәнде һәм Мәрьям ханым да бирегә еш чыга.
– Биредәге сарайлар 1980 елларда төзелгән иде. Өч дистә ел эчендә таралып, искереп беттеләр. Бер-берсенә терәлеп төзелгән сарай-гараж аркасында янгын сүндерү машинасы йортка якын килә алмаган чаклар да булды. Җимерек биналар арасында бала-чага уйнады, узган ел янгын чыгардылар. Бу бит үз гомереңне куркыныч астына кую! Һишчиксез, авыл халкына мунчасы да, сарае да кирәк. Хәер, район хакимияте бу мәсьәләне чишү юлын тәкъдим итә бит. Без дә бер сутый җир алырга ниятлибез, бакча итәрбез дип ниятләп торабыз. Без хәзер лаеклы ялда, чыгып ял итәрлек бер урын юк. Кем әйтмешли, безнең ишегалдында да бәйрәм булсын. Өйдән чыгуга тротуарың, төзек юлларың, балалар мәйданчыгы каршы алса, начар мени! Уңайлык һәм тәртип тә кирәк бит, – ди алар. 
Күптән түгел поселокта территорияне планлаштыру проектына үз тәкъдимнәрен кертү буенча халык белән беренче очрашулар узды. Хәзер проект әзерләнеп килә, якын арада авыл халкын аның соңгы варианты белән таныштырычаклар.
Шулай ук, Татарстанда ишегалларын төзекләндерү проектлары буенча онлайн-фикер алышу башланды. Беренче план-схемалар dvor.tatar сайтында бастырылган. Үзизоляция режимы шартларында яшәүчеләрнең тәкъдимнәре порталда онлайн, яки «Безнең ишегалды» программасының бердәм кайнар линиясе номеры буенча 8 (800) 27-5-2020 кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, коронавирус инфекциясе таралуга бәйле икътисадның билгесезлек халәтендә калуы аркасында «Безнең ишегалды» программасы срокларын өч елдан биш елга кадәр озайту турында карар игълан ителде. Шуңа карамастан, төзекләндереләчәк ишегаллары саны һәм эш күләме үзгәрешсез кала. 

/ Эльвира Абдуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев