Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Без Толстойны укыйбыз»

2018 ел Татарстан Республикасында Лев Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Калмия китапханәсендә балалар өчен «Без Толстойны укыйбыз» дип исемләнгән мавыктыргыч әдәби кичә үткәрелде. Укучылар бөек рус язучысы Лев Толстойның тормыш юлы белән танышты, аның әкиятләрен, хикәяләрен кычкырып укыды, әсәрләренең өзекләрен сөйләде. Балаларга Лев Толстойның мәсәлләре бик ошады, аеруча...

2018 ел Татарстан Республикасында Лев Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Калмия китапханәсендә балалар өчен «Без Толстойны укыйбыз» дип исемләнгән мавыктыргыч әдәби кичә үткәрелде. Укучылар бөек рус язучысы Лев Толстойның тормыш юлы белән танышты, аның әкиятләрен, хикәяләрен кычкырып укыды, әсәрләренең өзекләрен сөйләде. Балаларга Лев Толстойның мәсәлләре бик ошады, аеруча «Төлке белән Кәҗә», «Бака белән Арыслан» әсәрләрен яраттылар. Мәктәп китапханәсендә эшләүче Фәридә Адиятова Лев Толстой иҗатына күзәтү үткәрде. Әдәби кичәбез бик күңелле үтте, укучыларга да бик ошады. Бүгенге көндә дә язучының әсәрләре китап киштәләрендә тузанланып ятмый, аларны һаман да яратып укыйлар дигән нәтиҗәгә килдек чара барышында. Балалар кызыклы һәм файдалы мәгълүмәт алып, рәхмәт әйтеп таралыштылар, дип яза Калмия авылыннан Энҗе Галиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев