Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без өченче ел илкүләм инвестицион рейтингта алда барабыз - ТР Президенты Дубайда форумда

Татарстан Президенты Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә VIII Инвестицион форумны ачу тантанасында катнашты. Бүген Дубайда (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) VIII Инвестицион форум ачылды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бөтендөнья лидерлары дебатлары: чит илләрдән турыдан-туры инвестицияләр кертү юлы белән тотрыклы үсеш тәэмин итү» дигән пленар утырышта чыгыш...

Татарстан Президенты Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә VIII Инвестицион форумны ачу тантанасында катнашты.

Бүген Дубайда (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) VIII Инвестицион форум ачылды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бөтендөнья лидерлары дебатлары: чит илләрдән турыдан-туры инвестицияләр кертү юлы белән тотрыклы үсеш тәэмин итү» дигән пленар утырышта чыгыш ясады һәм форумны ачу тантанасында катнашты. Ул үз чыгышында Татарстанның өченче ел рәттән инвестицион өлкәдә ил күләмендә алдынгы булуын әйтте.

«Татарстан - Россиянең алга киткән сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы төбәкләреннән берсе. Без өченче ел рәттән инвестицион климат буенча илкүләм рейтингта алда барабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Президенты инвестицион форумда катнашучыларны Казанга чакырды. «Мин «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәклим. Без ел саен «Казансаммит» ислам икътисады буенча халыкара форум уздырабыз. 10-12 майда узачак бу чарага сезне дә чакырам. Россия базарына үтеп керү өчен дөньяның иң төньяк ноктасында ислам динен кабул иткән кунакчыл Татарстан Республикасын сайлагыз!» - диде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев