Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Без бергә» фестивале республиканың яшь йолдызларын җыйды

Бүген Менделеевск шәһәрендә Сергей Гассар исемендәге Мәдәният сараенда ел саен үткәрелә торган «Без берга» балалар халык иҗаты фестиваленең зона этабы үткәрелә.

Фестивальдә катнашучылар ике яшь категориясендә (кече һәм өлкән) түбәндәге номинацияләр буенча чыгыш ясыйлар: «Хореография», «Халык вокалы», «Вокаль ансамбль», «Иҗади гаилә», «Нәфис уку», «Театр иҗаты».

Безнең районнан: «Радуга» хореография коллективы (җитәкчесе-Екатерина Иванова), «Энҗе» хореография коллективы (җитәкчеләре-Илназ Гатин һәм Гөлфия Адиева), «Алчәчәк» театр коллективы (җитәкчесе – Альмира Гыйльфанова), «Сандугач» вокаль коллективы (җитәкчесе – Лилия Муллагалиева, Юрий Колычев (җитәкчесе-Лилия Муллагалиева), Мәликә Магомедвелиева (җитәкчесе-Гөлнара Шәмсетдинова) һәм Семен Казаков катнашалар. 

Зона этабында җиңүчеләр 2025 елның ноябрендә Казанда узачак фестивальнең республика этабында үз муниципаль районнарын тәкъдим итү хокукына ия булачак.

Районның яшь йолдызларына уңышлы чыгышлар һәм лаеклы нәтиҗәләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев