Беслан балалары өчен символик «Тормыш тамчысы»
2004 елның сентябрь аеның беренче көннәрендә Бесланда коточкыч фаҗига була.
Аның гөнаһсыз корбаннары истәлегенә — өч көн тоткынлыкта бер тамчы су да эчә алмаган балалар - бөтен Россия буенча 3 сентябрьдә «Тормыш тамчысы» акциясе уза.
Әлеге гомумроссия хәрәкәтенә Шилнәбаш авыл җирлеге дә кушылды. Китапханә мөдире Гөлнара Садыйкова балаларны әлеге акциянең максаты турында сөйләргә җыйды. Балалар бергәләп кайгы һәм тыныч киләчәккә өмет символы буларак истәлекле эмблема ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев