Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бердәм Россия» Кыш бабае быел бүләкләрне мулдан өләште

Районыбызда «Алло, «Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый» акциясен уздыру чын мәгънәсендә күркәм традициягә әйләнде. Быел да ул шау-гөр килеп 27 декабрь көнне район хакимиятендә узды. Кыш бабай үзенең ярдәмчесе, яраткан Кар кызы белән килгән иде.

- Ооо, минем яраткан оныгым шалтырата икән әле. Мин бит синең шалтыратуны ел буе көттем, ел буе синең ничек укыганыңны күзәтеп бардым, - дип сүзен башлады Кыш бабай һәрбер шалтыраткан балага. Әйтергә кирәк, балалар бер дә каушап калмады. Кыш бабайга әзерләгән шигырьләрен дә сөйләде, җырлар башкаручылар да очрады.

- Исем-акылым китте минем, - диде аннары миңа Кыш бабай. - Балалар үзләрен шундый иркен тоталар, рәхәтләнеп сөйләшәләр, борчу-мәшәкатьләре белән дә бик теләп уртаклашалар. Биргән һәрбер соравыма да ачылып китеп җавап бирделәр. Бигрәк тә сөендергәне: балалар телефон аша җырлар җырладылар. Аңа бит әле батырлык та кирәк! Бик шатландым. Тукай районы балалары - үтә дә активлар, талантлылар, акыллылар, Аллага шөкер. Ел саен шатланып киләм сезнең районга, бу юлы да үземә ел буена җитәрлек көч алып китәм, - диде Бабакай миңа.

Иң беренче булып, Кыш бабай телефонына Калмия авылының «Күгәрчен» балалар бакчасына йөрүче 6 яшьлек Эвелина Кәримова шалтыратты. Бабакайга ул әллә кайчаннан ук махсус өйрәнеп куелган шигырен сөйләде. «Иң беренче шалтыратучым бит ул минем, җитез кызым», - дип Кыш бабай Эвелинага 2017 елның символын - йомшак Әтәчне бүләк итте.

Аннары телефон бер дә тынып тормады. Шаккатмалы хәл булды ул! Моңа карамастан, Бабакай һәрбер бала белән ипле итеп, итагатьле сөйләште, табышмаклар әйтте. Бу көнне телефон аша Кыш бабай белән Теләнче Тамак, Күзкәй, Яңа Бүләк, Калмия, Биклән, Иске Абдул, Мусабай-Завод, Кече Шилнә, Калмаш, Кнәз авыл җирлекләреннән булган балалар сөйләште, бүләкләр алу бәхетенә иреште. Бүләкләргә килгәндә, алар быел аеруча да зәвыклы, бай иде. Бүләкләр арасында пульт белән йөри торган машиналар, роботлар, янып тора торган мылтыклар, кызлар өчен искиткеч матур курчаклар, тәм-томнар тутырылган җиз тартмалар - тагын әллә нәрсәләр бар иде. Әйтергә кирәк: искиткеч бүләкләр, елдагыча, «Күзкәй» ягулык салу челтәре җитәкчесе Флүр Шәфыйков ярдәме белән алынды.

Кыш бабай балалар белән 2 сәгать телефоннан сөйләште, ә алар, үз чиратларында, аны үзләренең иҗатлары белән сөендерде. «Мин китәм инде. Мине сабыйлар башка районнарда да көтә бит. Яңа елга кадәр аларга да бүләкләр өләшәсем бар», - диде Бабакай күчтәнәчләр тулы букчасын җилкәсенә аскан килеш. Аннары киләсе елга да килергә сүз бирде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев