Бер көндә районда 5 янгын булган
Сишәмбе, 15 апрель көнне төнге өченче яртыда дежур пультына «Татарстан» поселогында янгын чыгу турында беренче хәбәр килә.
15 кв.м мәйданлы мунчада янгын чыга. Ике участокның төзелмәләре арасы аз булганлыктан, ут күрше участокта урнашкан каралты-курага күчә. Янгынның гомуми мәйданы 95 кв.м тәшкил итә. Төзелешләр иминиятләштерелмәгән.
Шул ук көнне иртәнге 10 тирәсендә Түбән Суыксу авылында йорт януы турында хәбәр килә. Шәхси йорт балконында 4 кв.м мәйданда агач түшәмәләргә ут каба.
Кичке сәгать биштә Куперле авылында йорт януы турында хәбәр килә. Янгын нәтиҗәсендә 96 кв.метр мәйданлы йорт тулысынча янып бетә. Кызганычка каршы, йорт иминиятләштерелмәгән.
Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторы Эльвира Краснова хәбәр иткәнчә, калган ике янгын коры үсемлекләрнең януыннан килеп чыккан.
Фото Эльвира Красновадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев