«Бер гаилә — бер ипотека»: ташламалы кредитлау тәртибе яңартылды
1 февральдән 6 процентлы ташламалы ипотека бирү тәртибе яңартылды.
Яңа кагыйдәләр буенча «бер гаилә — бер ташламалы ипотека» принцибы гамәлгә кертелә. Моннан ары ир белән хатын банк каршындагы ипотека бурычын бер уртак килешү нигезендә түләячәк.
2023 елның декабреннән илдә «гаилә ипотекасы» программасы эшләсә дә, әлегә кадәр ул катгый чикләүләрсез кулланылды. Парлар аерым-аерым ташламалы кредит рәсмиләштерә алды, шулай ук берничә дәүләт программасын берьюлы файдалану мөмкинлеге бар иде — гаилә, IT-ипотека, Ерак Көнчыгыш программалары һ.б.
Кертелә торган үзгәрешләр ташламалы ипотеканы максатсыз куллануны туктатуга юнәлдерелгән. Элек кайбер гаиләләр ике фатир сатып алып, аларны соңыннан сату яки арендага бирү мөмкинлегенә ия булды. Нәтиҗәдә, программа торак шартларын яхшырту чарасы түгел, ә инвестиция инструментына әверелде.
Татарстан риелторлар гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев фикеренчә, «гаилә ипотекасы» баштан ук яшь гаиләләргә ярдәм итү өчен уйланылган. Аның сүзләренчә, берничә ипотека алу мөмкинлеге булган гаиләләр, кагыйдә буларак, торакка мохтаҗ түгел, ә мондый килешүләр еш кына инвестиция максатын күздә тота.
Шул ук вакытта белгеч, гаилә ипотекаларына чикләүләр кертү төзелеш өлкәсендә килешүләр санын киметергә һәм төзүчеләр өчен тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип тә искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев