Бер эшне, бер бурычны үтибез – тәртип сагында торабыз
20 гыйнварда Россия Эчке эшләр министрлыгы эш башкару һәм дәүләт серен саклау бүлеге оешуга 214 ел. Әлеге хезмәтнең үзенчәлекләре турында тулырак белү өчен район Эчке эшләр бүлегенең эш башкару һәм дәүләт серен саклау бүлеге җитәкчесе Гөлзада Исмәгыйлова белән сөйләштек.
- Гөлзада Равиловна, аталышына карап гади кеше сезнең группаның нинди эшләр башкаруын аңламаска да мөмкин. Әйтегез әле, эшегез нидән гыйбарәт?
- Ике гасырдан артыграк вакыт эчендә исеме берничә кат үзгәртелсә дә - асылы шул ук булып кала бирә. Төп функциясе - җитәкчелекне документлар белән тәэмин итү, кергән-чыккан корреспонденцияне, норматив документларны теркәү, гражданнарның телдән яки язмача булган мөрәҗәгатьләрен кабул итү, гаризаларның һәм башка документларның срогында каралуын контрольдә тоту. Шулай ук җавапларны махсус бланкларга язмача рәвештә тутырып, конверт белән почта аша җибәрү - болар барысы да безнең бүлеккә йөкләнгән. Гади тел белән әйткәндә - секретариат. Элек шулай атала да идек.
- Димәк, сез документлар конвейерының өзлексез әйләнешен тәэмин итәсез?
- Нәкъ шулай. Полициягә йөкләнгән бурычларның үтәлеше - безнең әллә ни күзгә ташланмый торган, әмма бик тә җаваплы булган эшебезнең сыйфатына бәйле дип әйтергә була. Яшерен документлар, яшерен мәгълүматлар була. Аларны югалтмау, ни турында булуын, читкә таралуын булдырмау - аерата зур җаваплылык өсти. Шуңа да иң мөһим бурычыбыз - дәүләт серен саклауны тәэмин итү.
- Күбрәк нинди шикаятьләр керә?
- Төрлесе бар. Полиция хезмәткәрләренә карата язылганнары да була. Тикшерә башлагач, бу шикаятьләрнең күп очракта дөреслеккә туры килмәве ачыклана. Нишлисең, хокук саклаучыларының карарлары белән бөтен кеше дә килешеп бетми. Полицияне сүгәргә яратабыз, ә ярдәм кирәксә - тизрәк шуңа шалтыратабыз.
- Гаризалар күбрәк нәрсәгә кагылышлы? Гражданнар нинди сораулар белән килә?
- Гаризалар, гадәттә, хокук саклау эшчәнлеге, җинаять эшләрен тикшерү материалларны карау буенча. Соңгы ике елда автоинспекциягә мөрәҗәгать итүчеләр ешайды. Зарланып түгел, киресенчә, ярдәм итәселәре килеп. Кайда, нинди юл билгесе урнаштырылса яхшырак булыр иде кебегрәк тәкъдимнәр була. Бу бик яхшы. Димәк, ике арада үзара бәйләнеш бара. Чарасызлыктан, безгә бер кагылышы булмаган сораулар белән килеп керүчеләр дә бар. Һаман очына чыга алмый йөдәгән проблемаларын бәлки уңай якка хәл итәргә йогынты ясый алырбыз дигән ышаныч белән дип уйлыйм. Берәүне дә борып чыгармыйбыз. Кабул итү көне булмаса да, кабул итәбез. Тыңлыйбыз, аңлатабыз, нинди документлар кирәклеген әйтәбез. Ялгышып кергән булса - кая барырга кирәклеген өйрәтәбез. Я булмаса, үзебез үк аңа кирәкле оешма белән элемтәгә керәбез. Берничә ел элек каралган гаризасының, я аңа алынган җавапның күчермәсен сорап килүчеләр дә була. Журналда бар да язылган. Эзләп табабыз, яңадан чыгарып бирәбез. Аларның рәхмәтләрен ишетү үзе бер рәхәт.
- Газетаны күбрәк авыл кешесе укый. Бәлкем алар арасында гражданлык хокуклары бозылып та кая барырга, кемнән дөрес киңәш алырга белми аптыраучылар бардыр?
- Туры үзебезгә килсеннәр. Бездә хокук саклауга кагылышлы теләсә кайсы мәгълүматны алырга мөмкин. Телефоннан 37-96-70 номерына шалтыратып белешергә дә була. Бәлки килеп тә торасылары булмас.
- Сезне бүлектә грамматик яктан иң укымышлы, җөмлә төзелешен генә түгел, өтергә кадәр дөрес куюны таләп итүче, диләр. Ул янәшәдә булганда документлар белән курыкмыйча эшләргә була, дип мактыйлар. Төркемдә ничә кеше эшлисез?
- Өчәү эшлибез. Үземә дә яшьләр белән эшләү ошый. 214 ел буена бер үк эш системасы алып барылса да, заманча технологияләр дә керә бара. Компьютерлар заманы. Кызлардан уңдым. Кайбер нәрсәләрне үзем алардан өйрәнәм. Кече инспектор Зөһрә Гайфуллинаны үземә алмашка әзерлим. Кабинетта утыру гына түгел эшебез - Сабан туе, сайлау вакытларында җәмәгать тәртибен саклауда катнашабыз. Атна саен участок вәкаләтлеләр белән рейдларга чыгабыз, гражданнар белән очрашабыз. Башкача булырга мөмкин дә түгел. Барыбыз да бер эшне, бер бурычны үтибез бит - тәртип сагында торабыз. Бүлектә узучы мәдәни-күмәк чараларда да без - актив катнашучылар.
- Бу хезмәткә ничек килеп эләктегез? Тумышыгыз белән кайсы яклардан?
- Мин Теләнче Тамак авылы кызы. Урта мәктәпне бетергәч, Алабуга педагогия институтының чит телләр бүлегенә укырга кердем. Аны тәмамлау белән полициягә эшкә килдем. Мәктәптә укытырга насыйп булмады. 21 ел шушы бер урында хезмәт куям. Кызым Ренатага 25 яшь. Ул Казанда яши.
- Гөлзада Равиловна, стенада Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы Эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге биргән Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары эленгән. Кителегезне «Намуслы хезмәт өчен», «Хезмәткә тугрылык өчен», II дәрәҗә «Эчке эшләр бүлеге хезмәтендә намуслы хезмәт башкарганы өчен» исемле күкрәк билгеләре бизи. Соңгысын шушы көннәрдә генә Россия Эчке эшләр министрлыгы эш башкару һәм дәүләт серен саклау бүлеге оешканга 214 ел тулу уңаеннан биргәннәр. Бу бүләкләр үзләре үк сезнең намуслы хезмәтегез турында сөйли.
- Эшемне күрүләре, югары бәя бирүләре минем өчен бик зур әһәмияткә ия. Авырлыкларны онытып, тагын да яңа дәрт, яңа көч белән эшлим. Хезмәттәшләремнең хөрмәтен, ихтирамын тоеп яшәү дә зур бүләк. Турыдан-туры җитәкчем, подполковник Марат Камил улы Ваһаповка, бүлектәге барлык хезмәткәрләргә зур рәхмәтемне җиткерәм.
- Гөлзада Равиловна, Сезне «Якты юл» («Светлый путь») газетасы исеменнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Күңелегезне биреп эшләгән тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, күңел көрлеге, тән сихәтлеге телим. Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!
Гөлфия Шәйхразиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев