Бер ай эчендә Татарстанда азык - төлек продуктлары кыйммәтләнгән
Яңалыклар

Бер ай эчендә Татарстанда азык - төлек продуктлары кыйммәтләнгән

Татарстанда еллык инфляция октябрьдә 8,56% ка кадәр кимегән.

Татарстанда еллык инфляция октябрьдә 8,56% ка кадәр кимегән. Бу күрсәткеч Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак – 7,71%, әмма Идел буе федераль округына караганда түбәнрәк – 8,66%. Мондый мәгълүматлар белән Россия Банкы уртаклашты.

Республикада бу вакыт эчендә азык-төлек продуктларының бәясе иң югары күтәрелгән. Азык-төлек булмаган товарлар да кыйммәтләнгән, ләкин сизелерлек түгел. 

Узган айда Татарстанда бәяләр сентябрьгә караганда азрак үскән. Моның сәбәбе-сумның ныгуы һәм югары ставкалар шартларында аерым товарларга ихтыяҗның кимүе.

Чыганак: Вечерняя Казань

ФОТО: КП-Казань


Нет комментариев