Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белдерүләрне гел «Якты юл»дан карыйбыз, реклама бирүчеләр күбрәк булсын иде, диләр Бәткедә

2017 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу өчен бер атна вакыт калды. «Якты юл» («Светлый путь») газетасының тугры абунәчеләре инде кампаниянең башында ук язылды, ә өлгермәгәннәргә ашыгырга кирәк. Искә төшерәбез, атнага ике мәртәбә килүче басманың бәясе 648 сум. Җомга санын гына алган очракта 546 сум түләргә туры киләчәк. Газетага почта бүлекләре...

Икенче яртыеллыкта район басмасын иң күп алдыручылар «Татарстан» совхозы поселогында булачак. Анда бүгенгә 321 кеше «Светлый путь» һәм «Якты юл» газеталарына язылган. Теләнче Тамак - һәрвакыттагыча күп язылучылар рәтендә. Биредә район басмасы 220дән артык йортка киләчәк. Әйтергә кирәк, бу җирлектә вакытлы матбугатка яздыручы иганәчеләр юк, барысы да газетаны үз исәпләреннән алдыра торган абунәчеләр. Шулай ук Иске Абдул җирлегендә газета укучылар елдагыча күп. Биредә Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның ярдәме зур.

Бәтке авылында да район басмасына язылучылар саны чагыштырмача яхшы. Бүгенгә алынган мәгълүматлар буенча, биредә 131 кеше язылуны рәсмиләштергән. Беренче яртыеллыкта бүлекчә аша барлыгы 500гә якын газета-журнал таратыла. Аның якынча 50 проценты «Якты юл» («Светлый путь») газетасы. Язылу кампаниясе эшчәнлегендә почта бүлекчәсе җитәкчесенең, почтальоннарның өлеше бик зур. Аерата ташламалы язылу чорында алар актив эшлиләр. Бәтке бүлекчәсендә өч почтальон - Лариса Галимҗанова, Люция Шагалиева, Ольга Стрельникова хезмәт куя. Оператор Елена Бәшәрова шулай ук газета-журналларга яздыруда хезмәттәшләренә ярдәм итә. Оештыруның башында бүлекчә җитәкчесе Людмила Войцеховская тора.

«Чыннан да, ташламалы чорда халык күпләп языла. Почта таратучылар да мондый акцияләргә халыкны алдан ук әзерли. Ни кызганыч, язылу бәясе кыйммәтләнә шул. Шушы сәбәп аркасында кайберәүләр гомер буе яздырган басмасыннан мәхрүм кала. Кызганычка, бездә ветераннарга һәм инвалидларга ярдәм итүче иганәчеләр дә юк. Ә яздырган кеше газетаны бик яратып укый», - ди Людмила Николаевна.

Башка авыл җирлекләрендәге кебек үк, биредә дә җомга санын аерым алу мөмкинлеге булу бик яхшы, диләр. Бәткелеләр район эчендәге белдерүләрне гел «Якты юл»дан карап барабыз, шуның өчен дә бик кирәк ул безгә, диләр. Реклама бирүчеләрнең район басмасы белән тагын да активрак эшләвен сорыйлар.

Кызганычка, газетаны бик аз яздыручы җирлекләр дә бар. Круглое Поле поселогында, мәсәлән, киләсе яртыеллыкта - 21, Иштирәктә 31 йортка гына район басмасы киләчәк.

Районның бөтен яңалыклары, оператив хәбәрләр, авыллардагы вакыйгалар газетада һәрдаим яктыртыла, шулай ук гыйбрәтле язмышлар, кызыклы хәлләр турында да язмалар чыга, танылган язучыларның хикәяләре дә абунәчеләрне җәлеп итә. Бакчачыларга киңәшләр, яңадан-яңа аш-су рецептлары басылып тора. Райондашлар газета уздырган конкурсларда катнашып, бүләкләр дә ота ала. Шуңа күрә, район тормышыннан хәбәрдар булыйм дисәгез, «Якты юл» («Светлый путь») газетасын яздырырга соңга калмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев