Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек шагыйрьне искә алдылар

Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның да дөньяга килүенә 132 ел тулды. Бу чор эчендә халкыбыз, Ватаныбыз тормышында искиткеч хәлләр, тарихи үзгәрешләр булды, ә менә Тукайның, үзе аларның шаһиты булмаса да, якты сурәте, иҗаты каты тарихи сынауларны үтеп, онытылмый-югалмый безнең көннәргә килеп җитте. Елның-елында халкыбыз Тукайның туган көнен генә билгеләп калмый,...

Быел да районыбызда апрель, шигърият ае буларак, бик күп чараларга бай булды. Ә менә районкүләм йомгаклау бәйрәме Күзкәй мәдәният йортында уздырылды. Баштан ук әйтеп куясы килә: аны бик эчтәлекле, матур итеп оештырганнар. Безнең мәдәният йорты болай да кунакчыл, чаралар уздыру өчен уңайлы. Керә-керешкә үк өстәлләр куелган, аларда мәдәният хезмәткәрләре мастер-класслар оештырганнар, өстәл тирәсен балалар сырып алган, стенада - балаларның Тукай иҗатына багышланган рәсемнәре. Кунакларны каршылап, гомумән, бәйрәмгә җыелучылар арасында Тукай әкиятләре геройлары: Шүрәле, Кәҗә белән Сарык, Су анасы, Былтыр йөреп тора. Бу үзе үк бер табыш - костюмнары бик уңышлы эшләнгән.

Бәйрәм программасы «Тәфтиләү» көе белән башланып китте. «Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә» дип исемләнгән бу әдәби-музыкаль кичәне Илнар Әхмәтҗанов белән Илмира Нәгыймова бик матур алып барды. Залдагыларны кытыклый-кытыклый сәхнәгә Шүрәленең, аннан соң үз заманы киемендә Тукайның килеп чыгуы (ул роль авылыбыз укытучысы, сәхнә остасы Гали Мингалимовка бик килешеп тора), шигърият конкурсында җиңүче балаларның оста итеп шигырь сөйләүләре күңелләргә хуш килде, әйтерсең лә, чорлар алмашынды.

Бәйрәмгә килгән язучыларыбыз - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Александр Грибоедов һәм Гаяз Исхакый исемендәге бүләкләр иясе, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Александр Грибоедов һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкова, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе, шагыйрә Сирень Якуповаларның чыгышлары, конкурста җиңгән балаларга Диплом тапшырулары, мәдәният хезмәткәре Наилә Шәйхетдинованың «Туган авыл» җырын башкаруы бәйрәмгә аерым ямь өстәде.

Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичәдә район хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров катнашты һәм чыгыш ясады.

Бәйрәмне йомгаклап, бөтен зал аягурә басып, Тукайның инде милли гимнга әйләнгән «Туган тел» җырын башкарды.

Заһидә Нәбиуллина,
Күзкәй авылы.

Фото район мәдәният бүлегеннән бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев