Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БДИ бирүче укучыларның күбесе җәмгыять белемен сайлаган

Сайлап алына торган фәннәр буенча БДИ бирүчеләр арасында беренче урында - җәмгыять белеме. Әлеге фәнне 17 меңнән артык укучы сайлаган. Сайлап алына торган фәннәр буенча БДИ бирүчеләр арасында беренче урында - җәмгыять белеме. Әлеге фәнне 17 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы сайлаган. Икенче урында - информатика, өченче урында - география....

Сайлап алына торган фәннәр буенча БДИ бирүчеләр арасында беренче урында - җәмгыять белеме. Әлеге фәнне 17 меңнән артык укучы сайлаган.

Сайлап алына торган фәннәр буенча БДИ бирүчеләр арасында беренче урында - җәмгыять белеме. Әлеге фәнне 17 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы сайлаган. Икенче урында - информатика, өченче урында - география. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Ике имтихан - рус теле һәм математика - бу елның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәҗбүри булып тора. Илсур Һадиуллин сүзләренчә, рус теле фәненнән БДИ тапшыручылар саны - 36 688, математикадан - 36 755.

Пресс-конференция о подготовке и проведении ЕГЭ в 2018 году в РТ

"Укучыларга, аларның әти-әниләренә укучының белем дәрәҗәсенә һәм төрле фәннәр буенча әзерлегенә карап, һөнәри белем бирү учреждениеләрен һәм үзләре тапшырырга теләгән фәннәрне сайлый башларга кирәк. Тиешенчә хәзерләнгән очракта, БДИ нәтиҗәләре уңышлы булачак", - диде ул.

Профиль дәрәҗәдә имтихан тапшыручылар өчен математикадан минималь балл - 27, рус теленнән - 24.

Имтиханнарның дәвамлылыгы түбәндәгечә: укучыларга рус теленнән - 3 сәгать 30 минут, математикадан - 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә.

"Чит телдән бердәм дәүләт имтиханы, узган елдагыча, үз эченә язма һәм телдән өлешләрне ала. Телдән өлеше чыгарылыш сыйныф укучысының гаризасы нигезендә үз теләге буенча уздырыла. Имтихан бирүче телдән өлешкә катнашып уңышлы чыгыш ясаса, ул өстәмә балл ала. Язма рәвештә имтихан тапшыручыларга 2 сәгать, телдән чыгыш ясаучыларга 15 минут вакыт бирелә", - дип ачыклык кертте урынбасар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев