Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәбкә саклау уен эш түгел

Әлеге фотоны без Боерган авылына баргач төшереп алган идек. Рәсемдәге Тимерхан Хәлимов һәм Искәндәр Арсланов әле өченче сыйныфны гына тәмамлаганнар. Тимерхан көн саен иртән 150 бәбкәне су буена сакларга алып төшә, дусты Искәндәр аңа булышырга килә. Иртәдән кичкә кадәр вакытларын шулай файдалы уздыралар үсмерләр. «Бәбкәләрне ел саен шулай күпләп алабыз....

Әлеге фотоны без Боерган авылына баргач төшереп алган идек. Рәсемдәге Тимерхан Хәлимов һәм Искәндәр Арсланов әле өченче сыйныфны гына тәмамлаганнар. Тимерхан көн саен иртән 150 бәбкәне су буена сакларга алып төшә, дусты Искәндәр аңа булышырга килә. Иртәдән кичкә кадәр вакытларын шулай файдалы уздыралар үсмерләр. «Бәбкәләрне ел саен шулай күпләп алабыз. Тимерхан инде укырга кергәнче үк аларны саклый иде. Бәбкәләрне генә түгел, сыерларны, үгезләрне, бозауларны да караша. Абзар чистарту, түбәдән печән төшерү, малларга су эчерү дә аның өстендә», - дип сөйли әнисе Нурания ханым улы турында. Тимерхан уйнарга да вакыт таба икән, иптәшләре дә күп. Мәктәптә 4ле, 5легә укый, техника белән кызыксына. Искәндәр шулай ук бик тырыш, эш сөючән гаиләдән. Уку елын ул да яхшы билгеләренә генә тәмамлаган. Искәндәр һәм Тимерхан бергәләп бию түгәрәгенә дә йөриләр, бик матур бииләр икән. Әнә шулай җәйге каникулларының һәр көнен файдага үткәрәләр, эшләп үсәләр Боерганның әлеге тырыш малайлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев