Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәткедә халык җыены узды

Бәткедә җыенга халык аеруча күп булып килгән иде.

Җыенда төрле милләт вәкилләре концерт номерлары белән чыгыш ясады. Авыл җыенында район хакимияте башлыгы Фаил Камаев һәм аның урынбасарлары, оешма-предприятие җитәкчеләре, белгечләр катнашты. Бәтке авыл җирлеге башлыгы үткән елда башкарылган эшләргә хисап ясады, агымдагы елда торган бурычлар хакында әйтеп үтте. Район башлыгы Фаил Камаев җирлегебездә башкарылган эшләр хакында тәфсилләп сөйләде, быелгы елда алда торган эш планы белән таныштырды.

РФ пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин Бәткедәге халык җыенында катнашты һәм гражданнарның пенсия хокукларын тәэмин итү буенча кыскача чыгыш ясады. Ул: «Шушы елның 1 гыйнварыннан гражданнар барлык төр социаль ярдәм сорап ПФР һәм Росия социаль фонды тарафыннан оештырылган социаль фондка мөрәҗәгать итәләр. Ике фондны берләштерү – бердәм цифрлаштыру платформасына күчү кысаларында башкарылды. Бу системада кеше тормышының барлык үзенчәлекләре, ягъни бөтен ягы – пенсия хокуклары,  күпбалалы ана, хезмәт ветераны статусы чагыла. Фонд хезмәткәрләре гражданнардан кергән мәгълүматны – кемнең нинди соравы, үтенече яки дәгъвасы барлыгын автомат рәвештә белеп торалар һәм халыкка тиешле информацияне халыкка җиткерәчәкләр», – дип аңалтма бирде.

Җыенда Бәтке авыл җирлеге тормышында актив катнашучыларга, төрле бәйгеләрдә җиңүчеләргә Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев