Бәтке авылы халкы Кама ярын чистарту буенча экологик акция үткәрде
Яңалыклар

Бәтке авылы халкы Кама ярын чистарту буенча экологик акция үткәрде

Бүген Кама елгасы ярында территорияне җыештыру буенча масштаблы экологик акция узды.

Катнашучылар бердәм һәм нәтиҗәле эшләп, әйләнә-тирә мохиткә җаваплы караш күрсәттеләр.

Чараны Мансур Мортазин оештырды, ул битараф булмаган кешеләрне игелекле эшкә берләштерә алды.

Наил Ягъфәровка, Илдар Габдрахмановка, Мансур Мортазинга, Айрат Сибгатуллинга, Евгений Теребенинга, Яков Савельевка транспорт биргәннәре өчен аерым рәхмәт белдерәбез.

Шулай ук акциядә катнашучыларның барысына да-авыл халкына, мәдәният йорты, китапханә, авыл советы һәм амбулатория хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәбез. Сезнең экологияне саклауга керткән өлешегез югары бәягә лаек!

Бәтке авылы мондый инициативалы һәм җаваплы кешеләр белән горурлана ала. 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев