Башкортстан һәм Татарстан сулыкларында бер көндә ике фаҗига: ике яшь хатын-кызның гомере өзелгән
Башкортстан белән Татарстанда су коену сезоны тагын фаҗигале хәбәр белән тулыланды. Бер көн эчендә ике төбәктә дә җиһазландырылмаган урыннарда суга кергән хатын-кызлар батып үлгән.
Беренче фаҗига Башкортстанда, Караидел елгасында булган. 39 яшьлек хатын-кыз кызы белән бергә су коенырга кергән. Алар ярдан ераграк йөзеп киткән, әмма хатын-кыз ярга кире чыга алмаган. Бу вакытта янәшәдә булган кешеләр 10 яшьлек кызны судан алып чыгарырга өлгергән. Бала исән, әмма көчле шок кичергән.
Фаҗига урынында Уфа шәһәренең эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадасы эшләгән.
Шул ук көнне Татарстанның Биектау районындагы Шәпше авылы янындагы күлдә дә суга бату очрагы теркәлгән. Коткаручылар 24 яшьлек кызның мәетен ярдан якынча 10 метр ераклыкта, дүрт метр тирәнлектә тапкан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул да су коену өчен җиһазландырылмаган урында суга кергән булган.
Гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре җәйге эссе көннәрдә бары тик рәсми рәвештә җиһазландырылган пляжларда гына коенырга, үз көчеңне дөрес бәяләргә һәм балаларны беркайчан да күзәтүсез калдырмаска чакыра.
Фото һәм мәгълүмат Татар-информнан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев