Башкарма комитет җитәкчесенең Камил Нәҗмиев Ураза гаете белән котлавы
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Барыгызны да Ураза гаете белән ихластан котлыйм.
Рамазан ае - рухи кыйммәтләрне һәм әхлак сыйфатларын камилләштерү вакыты. Ел буе көтеп алган әлеге изге айда Аллаh ризалыгы өчен дип ниятләп ураза тоттык, изге эшләр башкардык, ятимнәргә, толларга, мохтаҗ кешеләргә мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыштык. Ифтар ашлары уздырдык.
Рамазан гаете мөбарәк булсын! Бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә иминлек һәм бәрәкәт китерсен. Барчабызның да өметләре аклансын, күңелләребезгә тынычлык иңсен! Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз hәм изгелекләребез кабул булсын. Киләсе елларда да ураза тоту насыйп булсын. Барлык теләкләрегез, якты уй-хыялларыгыз тормышка ашсын. Барыгызга да күңел күтәренкелеге, тыныч-имин тормыш, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер телим.
Хөрмәт белән, район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев