Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Башкортстанда 38 яшьлек ир-ат яна торган йорттан өч баланы коткарган

Юлай Бикбовның үз гаиләсендә дә өч кыз бала үсеп килә. Башкортстанда 38 яшьлек Юлай Бикбов дүрт балалы гаилә яши торган йортта янгын булуын күреп, яна торган өй эченә кергән. Авылдашлары аны хәзер чын герой дип атый, дип яза "Башинформ". "Мин ул вакытта берни турында да уйламадым, өйдә балалар бар икәнене...

Юлай Бикбовның үз гаиләсендә дә өч кыз бала үсеп килә.

Башкортстанда 38 яшьлек Юлай Бикбов дүрт балалы гаилә яши торган йортта янгын булуын күреп, яна торган өй эченә кергән. Авылдашлары аны хәзер чын герой дип атый, дип яза "Башинформ".

"Мин ул вакытта берни турында да уйламадым, өйдә балалар бар икәнене генә белә идем. Минем урында һәркем шулай эшләр иде", - дигән Юлай Бикбов.

Бикбов Сибайдан килгән ир туганы белән Хәйбуллин районындагы Янтыш авылы клубыннан сиксәненче еллар дискотекасыннан кайтып килә торган булган. Төнге унберләр тирәсендә, төтен чыгуын күргәннәр. Башта алар печән яна дип уйлаган, әмма якынрак килгәч, өй януын күргәннәр. Ир туганы клубка кешеләр чакырырга йөгергән. Юлай Бикбов, өйдә дүрт бала барлыгын белеп, озак уйлап тормыйча, янгын эченә ташланган. Ишек бикле булган.

"Өйгә үткәндә төтен каплаган иде, кулым белән капшап, балаларны эзләдем. Шулчак кыз бала елаганын ишеттем, аны табып, верандага чыгардым. Ул биш яшьләрдәге кыз, балаларның олысы булып чыкты. Аннан яңадан кереп, үрмәләп, тагын берсен, аннан өченчесен таптым. Дүртенчесе - юк. Биш яшьлек кыздан сорап, анысының хастаханәдә икәнлеген белгәч, җиңел сулап куйдым. Кечкенәләре - өч яшьлек кыз белән ике яшьлек малай аңнарын югалткан иде инде", - дип сөйләгән ул.

Юл аркылы яшәүче авылдашларының хатыны - фельдшер. Юлаев балаларны күтәреп шунда йөгергән. "Ашыгыч ярдәм" килгәнче, беренче ярдәмне шунда күрсәткәннәр.

Хәзер балалар үзләрен яхшы хис итә. Әлеге гаиләгә уңай яктан гына бәяләнә. Әтиләре Юлай белән бергә эшли.

Янгын чыгуның беренчел сәбәбе - кыска ялганыш.

Юлай Бикбов хатыны Ләйсән белән үзләре дә өч кыз тәрбиләп үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев