Яңалыклар

Баш дәүләт ветеринария инспекторы халыкны кабул итә

1 октябрь көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов ветеринария өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итәчәк.

Кабул итү Чаллы шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсендә – Яр Чаллы шәһәре, Автомобильчеләр тыкрыгы, 8нче йорт адресы буенча узачак. Кабул итү вакыты сәгать 10.00дән 12.00гә кадәр. 

Алдан язылу өчен телефон: (8552) 46-91-41.


Нет комментариев