Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Барысы да халык өчен эшләнә

Милли проектлар Россиянең фәннитехнологик һәм социальикътисади үсешен тәэмин итүгә, тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, һәр кешенең үзүзен тормышка ашыру һәм талантын ачу өчен шартлар һәм мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән.

2023 елда безнең район территориясендә 14 объект буенча 5 милли проект гамәлгә ашырыла, аларның гомуми суммасы миллиард сумнан артык. Әлеге проектны гамәлгә ашыру чорында агымдагы елда финанслау рекордлы булды, 1млиард 45мллион 272мең 126сум ,86 тиенне тәшкил итте.

«Мәгариф» милли проекты

Районыбызда барган «Мәгариф» милли проекты нигезендә 100 урынга исәпләнгән Шилнәбаш авылы мәктәбе төзелеп файдалануга тапшырылды. «Мәгариф» милли проектының төп бурычы - б а ланың кайда яшәвенә карамастан, белем алу мөмкинлеген тәэмин итү. Шилнәбаш мәктәбен төзүне финанслау ике елга бүленгән иде, мәктәпнең өч катлы кирпеч бинасын төзү 2022 елның апрелендә башланды, 63 млн 16 мең сумлык лимит тулы күләмдә үзләштерелде, ә 2023 елда 211 млн 712,08 мең сум акча мәктәп төзелешенә тотылды.

Агымдагы елның августында ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин катнашында мәктәпне ачу тантанасы булды. мәктәпнең гомуми мәйданы 2791 кв. метр тәшкил итә. Объектта барлык төзелеш-монтаж, фасад һәм бизәү эшләре сыйфатлы итеп башкарылды. Биредә вентиляция, кондиционер, суүткәргеч, канализация, җылыту һәм электр белән тәэмин итү системалары урнаштырылган. Мәктәп ишегалды да төзекләндерелде, агачлар, куаелар утыртылды. Мәктәпкә заманча җиһазлар да кайтарылды.

“Мәгариф” милли проекты кысаларында Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов исемендәге Теләнче-Тамак урта гомуми белем бирү мәктәбенә 1775938,55 сум акча бүлеп бирелде, шуларның 675938,55 җиһазлар алуга, 1100000 сумы ремонт эшләренә тотылды.

Яңа поселогы урта гомуми белем бирү мәктәбенә 3659286,81 сум акча милли проект нигезендә тотылды, шуларның 2559286,810 сумына яңа җиһазлар алдылар, 1100000,00 сумына төзекләндерү эшләре башкарылды.

Кече Шилнә урта гомуми белем бирү мәктәбенә 6006397,00 сумлык ярдәм күрсәтелде. 4906397,00 сум акчага заманча җиһазлар, уку әсбаплары сатып алынган булса, 1100000,00 сумга мәктәпкә ремонт ясалды.

Яңа җиһазлар исемлегенә компьютерлар, принтерлар, ноутбуклар, роботехник җыелмалар, лаборатория тикшеренүләре өчен химик реактивлар, ОГ җиһазлары өчен җыелмалар, цифрлы лабораторияләр керә.

Милли проект буенча Кенәз урта гомуми белем бирү мәктәбенә исә «цифрлы белем бирү мохите» төбәк программасы ярдәмендә исәпләү техникасы, тәэмин итү программалары һәм презентация җиһазлары сатып алынды, финанслау суммасы 30 мллион 50 мең 32,3 сумны тәшкил итте.

“Сәламәтлек саклау” милли проекты

Районыбызда «Россия Федерациясе сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк программасы ярдәмендә «Татарстан»совхозы поселогының медицина амбулаториясенә капиталь ремонт ясалды. Капиталь ремонт бинаның тузуы, санитар-техник системалар, инженерлык җайланмалары һәм амбулаториянең барлык конструкцияләре җимерелүе сәбәпле кирәк булды. “Татарстан”дагы бу сәламәтлек үзәген капиталь ремонтлау барышында б арлык инженер коммуникацияләрен, техник узелларны алыштыру буенча төзелешмонтаж эшләре башкарылды, бинаның эчке бүлмәләре ремонтланды, яңа идән җәелде, пластик тәрәзәләр һәм ишекләр куелды. Финанслау суммасы 36 мллион 680 мең сумны тәшкил итте.

“Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты

Милли проектның төп максатлары куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар төбәк һәм муниципаль юлларны ремонтлау һәм алар буенча хәрәкәт итүне уңайлы һәм куркынычсыз итү. Быел Тукай районында бик күп автомобиль юлларына ремонт ясалды. Әйтик, “Яр Чаллы - Водозабор»- “Илбухтино-Калмия” - «Минзәлә-Боерган» юлларына «Татавтодор» АҖнең Минзәлә филиалы тарафыннан 50,4 млн сумлык 2,5 км озынлыктагы асфальт түшәү буенча эш башкарылды.

5,06 км озынлыктагы “Яр Чаллы - Сарман-Теләнче – Тамак” участогындагы юл ремонтланды (2 км участокта юлны тулысынча реконструкцияләделәр, 3,06 кмфрезерлау һәм асфальтның өске тигезләүче катламын салдылар). Бу эшләр өчен 125 мллион сум акча тотылды. -Шулай ук Чаллы-Сарман юлының 1,3 км һәм 2,55 км участокларның өске катламын 99 млн сумга фрезерлау һәм асфальт җәю үткәрелде.

«Чаллы – Борды» автомобиль юлында Суыксу елгасы аша күпер эшләренең 90% тәмамланган, финанслау суммасы 80 млн сум тәшкил итте, күпернең озынлыгы 50,5 метр, күпер корылмасының киңлеге 11,7 метр, пролет төзелеше материалы-тимер-бетон, нигезләре күмелгән, свайлы. Җәяүлеләрнең куркынычсыз һәм тоткарлыксыз хәрәкәте өчен күпернең һәр ягында 1,1 метр биеклектәге култыксалы койма ясалды, 1м киңлектәге тротуарлар җәелде.

“Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты

“Торак « төбәк программасы нигезендә Биклән авылында су белән тәэмин итү челтәрләре төзелде. Аның өчен 48,95 млн сум акча тотылды. Эшләр 1 марттан 10 августка кадәр алып барылды. Челтәрнең гомуми озынлыгы 8485 метр тәшкил итә, анда 21 кое, 3 янгын гидранты урнаштырылды.

«Чиста су» федераль проекты

Ул “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Проектның максаты су әзерләүнең перспективалы технологияләрен, шул исәптән оборона-сәнәгать комплексы оешмалары тарафыннан эшләнгән технологияләрне кулланып, су белән тәэмин итү системаларын модернизацияләү аша эчәр суның сыйфатын арттыру.

Мәсәлән, «Чиста су» программасы буенча Белоус авылында 19301,5 м озынлыктагы су белән тәэмин итү челтәрләренең төзелеш эшләре башкарылды, анда насос станциясе, 16 кое, койма һәм янгын гидранты урнаштырылды. Финанслау 252,16 мллион сум тәшкил итте.

Бүгенге көндә Суровка һәм Новотроицкое авылларын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен суүткәргеч төзү эшләре алып барыла, федераль бюджеттан 73 мллион 787 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Су белән тәэмин итү челтәрләре буенча эшләрне «Строитель» ҖЧҖ подряд оешмасы алып бара.

«Экология» милли проекты

Аның максаты — Россия гражданнарының экологик хәлен яхшырту һәм сәламәтлек сыйфатын күтәрү. Район территориясендә «урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында Татарстан урманчылыгы территориясендә күп эшләр башкарылды, урман культураларын агротехник карау, туфракны йомшарту һәм бер үк вакытта чүп үсемлекләр юк ителде. Гомуми карау мәйданы 13,7 гектар тәшкил итте, моның өчен 66034 сум акча тотылды. Табигый урманны яңарту буенча эшләр “Татарстан” поселогында, Куаклы авылында, Яңа поселогы территориясендә үткәрелде. Милли проект буенча 25438 сум акча урман культураларын тулыландыру юлы белән урман культураларын агротехник карау өчен файдаланылды. Урман культураларының гомуми тулылануы 7,9 гектар тәшкил итте.

Милли проектлар ярдәмендә районыбызда яшәүче һәр гражданарның тормыш дәрәҗәсе күтәрелә, шулай ук яңа планнарны, максатларны тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев