Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бары тик суд аша гына дөресләп була

Газетабызның бу рубрикасына сораулар килеп тора. Документларны теркәү урыннарына, Пенсия фондына яки йомышың төшеп башка органнарга йөри башласаң, документлардагы төгәлсезлекләр шулкадәр күп мәшәкатьләр тудыра. Кай чагында хаталы язган кешенең үзен шулай йөртәсе иде дип куясың. Бу юлы укучыбыз пенсиягә чыгарга йөргәндә аңлашылмаучылыкка тап булган. Сорауларына җавап эзләп, редакциягә мөрәҗәгать иткән....

Сорау: «Пенсиягә чыгар вакытым җитте. Картлык буенча иминият (страховой) пенсиясен исәпләүләрен сорап, Пенсия фондына мөрәҗәгать иткән идем, архивтан алынган белешмәдә фамилиям дөрес язылмаган булып чыкты - мине кире бордылар. Бу хәлдә миңа нәрсә эшләргә?»

Җавап: Документлардагы хатаны бары суд аша гына, ягъни документлар иясенең нәкъ сез булуын раслатып кына ул хатаны төзәтеп була.

РФның Гражданлык хәлләре кодексы 264нче маддәсенең 5 пунктында суд хокукый документларның дөреслеген мөрәҗәгать итүченең документтагы исеме, әтисенең исеме яки туу турындагы таныклыгында язмалар туры килмәгәндә генә тикшереп раслый ала.

РФ Гражданлык хәле кодексының 265нче маддәсе нигезендә суд юридик әһәмияткә ия, әмма бу документларны башка юл белән раслату мөмкин булмаган очракта гына эш кузгата.

Шуңа да игътибар итегез, сез мөрәҗәгать иткән дәүләт учреждениесендә документларыгызны алудан баш тарткан очракта, бу хакта язмача аңлатма сорагыз. Бу кәгазь сезгә әлеге мәсьәләне судка кадәр көйли алмавыгызны раслау өчен кирәк.

РФ Гражданлык хәлләре кодексының 267нче маддәсе нигезендә юридик әһәмияте булган фактны раслауның ни өчен кирәклеген, шулай ук мөрәҗәгать итүченең тиешле документларны башкача ала алмавы яки югалган документларны кире кайтара алмавын раслаучы дәлилләр китерелергә тиеш. Ягъни гаризада хокукыгызны тормышка ашырудагы тоткарлыкларны, әлеге документның ни өчен кирәклеген күрсәтергә кирәк.

РФ Гражданнар хәле кодексының 268нче маддәсе нигезендә юридик әһәмияте булган фактны раслау турындагы гариза буенча суд карары теркәлергә тиешле фактка карата сезнең документтагы юридик әһәмиятле фактны раслаучы документ булып тора.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, барлык таләпләрне үтәгәндә, суд документның сезнеке булуын раслый, әмма ул теркәү алып бара торган органнар бирүче документларны алмаштырмый.

Суд карары көченә кергәннән һәм аны кулыгызга алганнан соң сез кабат әлеге документларны төзәтүне сораган органга мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев