Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балигъ булмаганнар белән эшләүчеләр бер гасырлык хезмәт тарихын билгеләп үттеләр

Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе төзү турындагы карар моннан 100 ел элек - 1918 елның гыйнвар аенда кабул ителгән. Тукай районында бу комиссиянең тарихы 1976 елдан башлана.

Аның беренче рәисе итеп район башлыгы урынбасары Хәния Газизова билгеләнә. Хәния Госсам кызы бу вазифада лаеклы ялга чыкканчы - 19 ел эшли. 1993 елдан район башлыгы урынбасары булып Фәимә Гыйниятуллина килә. Комиссия рәисе итеп тә ул куела. Комиссиянең сәркатибе булып 27 ел дәвамында (1977-2004 елларда) Разия Нәҗметдинова, комиссия рәисе урынбасары булып 1993 елдан 2008 елга кадәр Әбүзәр Латыйпов эшли. Төрле елларда комиссия рәисләре вазифасында Нәсим Хәммәтуллин, Фавис Зәйнуллин, Роза Тимофеева, Люция Әхмәтова хезмәт куя. Ветераннарның сөйләвенә караганда, ул чорларда Тукай районы комиссиясе Яр Чаллының Сидоровка бистәсендә, Элеватор Тавында яшәүчеләр белән дә эшләгән.

Элеккеге хезмәткәрләр кунак итеп район хакимиятендә үткән киңәшмәгә дә чакырылган иде. Комиссиянең элеккеге сәркатибе Разия Нәҗметдиновага һәм балигъ булмаган өч баланы тәрбиягә алган Светлана Роговага район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаевның рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүгенге көндә балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясен район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров җитәкли. Комиссия составы 13 кешедән тора. Рәис урынбасары - Рамил Исаев, җаваплы сәркатип Гөлнара Хөснетдинова. Комиссия әгъзалары - эчке эшләр бүлегендә, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау, яшьләр эшләре һәм спорт, опека һәм попечительлек бүлекләрендә эшләүчеләр.

2017 елда комиссия 26 утырыш үткәргән, аларда административ хокук бозулар турында 316 эш каралган. Алар арасында әти-әниләрнең балаларын тиешенчә тәрбияләмәүләре, балигъ булмаганнарның тәмәке тартуы, вак урлаулар, хулиганлык, спиртлы эчемлекләр куллану, өлкәннәрнең балаларны бу гамәлгә тартуы, яшүсмерләрнең комендант сәгатен бозуы кебек очраклар бар. Хокук бозучыларга 94600 сум штраф салынган.

Бүгенге көндә мәгълүматлар базасында социаль яктан авыр хәлдә яшәүче 11 гаилә исәпләнә. Аларда балигъ булмаган 24 бала тәрбияләнә. 2017 елда шундый 11 гаилә исәпкә куелган, 11е исемлектән төшерелгән. Спиртлы эчемлекләр кулланучы ата-аналар район үзәк дәваханәсенә җибәреләләр, быел шундый 6 кеше дәвалану үтте. Шулай ук балаларга медицина, юридик, психологик яктан ярдәм күрсәтү оештырылган. 2017 елда комиссия 8 ата-анага һәм 4 үсмергә эшкә урнашырга булышты.

Социаль яктан авыр гаиләләрдә яшәүче балалар актив тормыш рәвеше алып баралар, мәдәни чараларда, спорт ярышларында катнашалар, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев