Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланы үз-үзен үтерүгә китерүчеләргә җинаять җаваплылыгы катыланды

РФ Җинаять Кодексының балаларны суицидка китерүгә кагылышлы өлешенә үзгәрешләр кертелде. Баланы үз-үзен үтерүгә җиткерүчегә җинаять җаваплылыгы катыланды. Аерым кеше яки төркем белән халык алдында, массакүләм матбугат чараларында, Интернетта чыгыш ясап, яшүсмерләрне, йөкле хатын-кызларны үз-үзенә кул салуга китерүчеләргә аерата югары җаваплылык каралган. Шулай ук суицидка этәрү яки булышуга да Кодексның 110...

РФ Җинаять Кодексының балаларны суицидка китерүгә кагылышлы өлешенә үзгәрешләр кертелде. Баланы үз-үзен үтерүгә җиткерүчегә җинаять җаваплылыгы катыланды. Аерым кеше яки төркем белән халык алдында, массакүләм матбугат чараларында, Интернетта чыгыш ясап, яшүсмерләрне, йөкле хатын-кызларны үз-үзенә кул салуга китерүчеләргә аерата югары җаваплылык каралган. Шулай ук суицидка этәрү яки булышуга да Кодексның 110 маддәсе, 2 өлеше кысаларында җинаять җаваплылыгы билгеләнә. Интернетта «үлем төркемнәре» оештыручылар һәм формаль булмаган берләшмәләр төзүчеләр Кодексның 110.2 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгына тартыла.

Моннан тыш, балигъ булмаган үсмерне тормышына куркыныч тудыручы гамәлләргә тартучыларны аерым җинаять җаваплылыгы көтә. Мондый гамәлләргә «Зацепинг», «Руфинг», «Беги или умри» кебек уеннар керә, дип хәбәр итә район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев