Балаларның шат елмаюлы йөзләреннән мәйдан балкып торды
Ниһаять, балаларның зарыгып көтеп алган җәйге каникуллар вакыты килеп тә җитте. Җәй башлану белән сабыйлар өчен авыл җирлекләрендә төрледән-төрле чаралар үткәрелә. Редакциябезнең электрон почтасына (yakti.ul76@gmail.com) килеп ирешкәннәре дә нәкъ шул хакта.
Шилнәбаш авыл җирлегендә күптән түгел мәктәп яны лагере балалар өчен үз ишекләрен ачты. Бу тантаналы көнне әйдаманнар - Ләйлә Шәехова, Людмила Беспалова, Надежда Кызыма, шулай ук лагерь житәкчесе Эльмира Шәехова һәм укытучылар Любовь Фролова, Анна Щербакова белән берлектә сабыйлар өчен бәйрәм кичәсе оештырдылар. Бәйрәм программасында балалар өчен кызыклы уеннар һәм бәйгеләр үткәрелде. Яшүсмерләр бик теләп «Үзеңнең эшләпәңне тап», «Син тотылдың», «Барлык кешегә дә берәү», «Ике эшләпә», «Эшләпәңне ясап күрсәт» дип аталган мавыктыргыч уеннарда катнаштылар. Бәйрәм кичәсе авыл мәдәният йортында дәвам итте: балалар өчен театральләштерелгән тамаша әзерләнгән иде. Әлеге концерт кичәсен авыл китапханәсе мөдире Нурзилә Бариева һәм сәнгать җитәкчесе Гөлназ Солтанярова алып барды. Тамашачыларга «Родничок» бию төркеменең балалар башкаруындагы «Чунга-чанга» биюе тәкъдим ителде. Шулай ук яшь тамашачылар алдында сихри персонажлар - Кнопка (Әдилә Шәяхмәтова), Клепа (Демид Петриванов), Шапокляк карчык (Гөлнар Петриванова), Огнетушитель (Ариана Прокопьева) чыгыш ясадылар. Аннан соң барлык балалар асфалька үзләре теләгән рәсемнәрне ясап, мәдәният йорты тирәсен бизәделәр. Биредәге барлык катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды. Шул ук вакытта мәдәният йортының фойесында тренер Владимир Заикин җитәкчелегендә теннис турниры да үткәрелде. Яшүсмерләр арасында беренчелекне Рамазан Галиуллин яулады, II урында - Руслан Чекушков, III урында исә Мансур Ханов калдылар, дип хәбәр иттеләр безгә Шилнәбаш авылыннан.
Ташкичү авылында да сабыйлар өчен «Кызыклы уеннар» исеме астында балалар бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә балалар төрле конкурсларда катнаштылар, шулар арасында йөгерү эстафетасы, бәрәңге җыю уены, җыр конкурсы, шигырь сөйләү бәйгесе, волейбол уены бар иде. Балалар уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар. Ә җирлегебезнең күп балалы Әхмәтҗановлар гаиләсе (әлеге гаиләдә 6 бала тәрбияләнә) чарага тулы гаиләләре белән килгән иделәр. Алар да үткәрелгән бәйгеләрдән читтә калмады. Бәйрәмнең һәр катнашучысына истәлеккә кечкенә бүләкләр тапшырылды, дип яза безгә Ташкичү авылының китапханә мөдире Светлана Мөхәммәтнәбиева.
Бәтке авылында үткәрелгән балалар бәйрәменә «Ирискада кунакта» дип аталган хәйрия, цирк һәм уен программасы белән Татьяна Медведева һәм Радик Саяров килделәр. Тамашага җыелган барча бала-чага рәхәтләнеп Ириска тәкъдим иткән бәйгеләрдә көч сынашты. Аеруча чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, тизлеккә йөгерү уеннары сабыйларның күңеленә хуш килде, дип язды безгә Бәтке авылыннан Тамара Ивыгина.
P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев