Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Балаларга татар теле файдалы булачагында бер шигем юк

Министр тел буенча төп нигезне гаиләдә бирмәсәң, аннары алу авыррак булачак, дип саный.

ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татарча белем бирү мәсьәләсе турында фикерләре белән уртаклашты. «Балаларга татар теле файдалы булачагында бер шигем юк», — диде ул журналистларга матбугат конференциясендә.

«Мин үзем татарча укымадым, рус балалар бакчасы, рус мәктәбенә укырга йөрдем. Вузларда да белемне русча бирделәр. Бирелгән белем гаиләдән килгән. Без хәзер гаиләдә оныта башладык. Әгәр төп нигезне гаиләдә бирмәсәң, аннары алу авыррак булачак», — диде Рафис Борһанов. Ул татар теле төрки телләргә керүен искәртте.

Министр үз даирәсендә дә бик күп рус коллегалары татарча белүен әйтте. «Әгәр мәктәпкә керәсең икән, татарча иң яхшы белүче укучылар — ул яхшы укый торган балалар дип әйтәм мин. Дәреслекләр, әсбаплар да бар. Әгәр дә укытучысы да белемне кызык итеп бирсә, ул телне тиз өйрәнәчәкләр», — дип саный министр.

Реклама

Рафис Борһанов яңа ФГОСлар чыгару буенча эш комиссиясендә берничә тапкыр катнашканын әйтте. «Мин аның әгъзасы. ФГОСлар имзалангач, тагын бер тапкыр сөйләшербез. Күп кенә сорауларга җаваплар табачакбыз. Без база кабул итәргә тиеш. Алга барырга кирәк. Зур алгарыш бар. ФГОС раслангач, күп кенә уңай процесслар булыр дип уйлыйм», — диде.

Республикада беренче тапкыр «Татарстан Республикасының дәүләт теле — татар теле» предметы барлыкка киләчәге мәгълүм. Фәннәр академиясе, Мәгарифне үстерү институты тарафыннан 1-11 сыйныфлар өчен «Татарстан Республикасының дәүләт теле — татар теле», «Туган тел», «Туган тел әдәбияты», «Туган телдә әдәби уку» предметлары буенча укыту программалары эшләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев