Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларга шоколадлы көн бүләк иттеләр

Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре инде өченче ел рәттән бик матур һәм үзенчәлекле бәйрәм - Бөтендөнья Шоколад көнен билгеләп үтәләр. Быел да балалар өчен «Шоколад-шоу» дип аталган программа әзерләнгән иде. Бәйрәмгә килүчеләр башта шоколад турындагы легенданы тыңладылар, бу тәмле ризыкның 3 мең еллар элек булганлыгын, аны «аллалар ашы» дип йөрткәннәрен белделәр....

Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре инде өченче ел рәттән бик матур һәм үзенчәлекле бәйрәм - Бөтендөнья Шоколад көнен билгеләп үтәләр. Быел да балалар өчен «Шоколад-шоу» дип аталган программа әзерләнгән иде. Бәйрәмгә килүчеләр башта шоколад турындагы легенданы тыңладылар, бу тәмле ризыкның 3 мең еллар элек булганлыгын, аны «аллалар ашы» дип йөрткәннәрен белделәр. Аннары «Син шоколад турында ни беләсең?» дигән викторина үткәрелде, сорауларга җавап бирүчеләр шоколад шакмакларына ия булдылар. Бу темага кызыклы уеннар һәм конкурслар оештырылды. Балалар күзләрен бәйләгән килеш, ашап карап, шоколадның нинди төстә икәнен ачыкладылар. Балаларга әлеге бәйрәм бик ошады, көтелмәгән сюрпризлар аларның кәефләрен тагын да күтәрде. Сабыйларның шат йөзләрен, янып торган күзләрен күрү өлкәннәрдә дә канәгатьлек хисе калдырды. Алар балаларның киләчәк тормышлары шоколад кебек баллы һәм тәмле булуын теләде, дип тәэсирләре белән уртаклаша мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев