Ленинград блокадасының 75 еллыгына багышлап, Кнәз мәдәният йортының Хәрби дан музеенда «Лебедушка» балалар бакчасы нәниләре катнашында батырлык дәресе үтте.
Мәдәният хезмәткәрләре сугышның ничек башлануы, Ленинградның ничек блокадада калуы, һәркөнне меңләгән кешенең гомере өзелүе, халыкның ачлыктан интегүе турында балаларга тәфсилләп сөйләделәр. Блокададан соң герой-шәһәр исеме бирелгән Ленинград халкын чарада катнашучылар бер минут тынлык белән искә алдылар, балалар һәйкәлгә үз куллары белән ясалган чәчәкләрне салдылар, хәтер шәмнәре кабыздылар.
Нет комментариев