Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Балалар өчен мастер-класс

Кенәз мәктәбенең «Беренчеләр Хәрәкәте» активистлары «Солнышко» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен иҗади мастер-класс үткәрделәр.

Кенәз мәктәбенең «Беренчеләр Хәрәкәте» активистлары «Солнышко» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен иҗади мастер-класс үткәрделәр.
Әниләр көне алдыннан хәрәкәттә катнашучылар тәрбия буенча директор киңәшчесе белән бергә балалар өчен иҗат бәйрәме оештырдылар. Өлкән остазлары белән бергә балалар әниләре өчен якты һәм күңелгә ятышлы открыткалар ясадылар.


Бу визит мавыктыргыч шөгыльгә генә түгел, ә аралашу шатлыгы белән тулы җылы, дусларча очрашуга да әверелде. «Кояшкай» балалар бакчасы коллективына кунакчыллыклары һәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев