Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар белән Чикләвек Спасын бәйрәм иттеләр

Августның 29ында Чикләвек Спасы бәйрәм ителә. Бу бәйрәм Успение уразасының ахыры. Чикләвек Спасы урман һәм басу байлыкларын җыю белән бәйле. Ул көнне өстәлдә чикләвекле ширбәт һәм башка шундый ризыклар урын ала. Чикләвек Спасының изге йоласы - тәгамнәр белән туганнарны, якыннарны сыйлау. Бу аеруча ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә кагыла. Бу көнне никадәр...

Августның 29ында Чикләвек Спасы бәйрәм ителә. Бу бәйрәм Успение уразасының ахыры. Чикләвек Спасы урман һәм басу байлыкларын җыю белән бәйле. Ул көнне өстәлдә чикләвекле ширбәт һәм башка шундый ризыклар урын ала. Чикләвек Спасының изге йоласы - тәгамнәр белән туганнарны, якыннарны сыйлау. Бу аеруча ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә кагыла. Бу көнне никадәр күбрәк чикләвек таратасың, әҗере дә шулкадәр күбрәк була.

«Татарстан» совхозы поселогының мәдәният йортында Чикләвек Спасы билгеләп үтелде. Мәдәният йортында эшләүчеләр чарага килгән балаларга чикләвекнең файдасы, Спаска бирелә торган бүләкләр, августтагы халык сынамышлары, Чикләвек, Бал һәм Алма спаслары турында сөйләделәр. Бәйрәм кунаклары «Чикләвек турында без ниләр беләбез», «Чикләвек Спасының билгеләре», «Табышмаклар чишәбез», «Ә сез беләсезме?» кебек кызыклы конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Шулай ук чикләвек турында әйтемнәрне дә искә төшердек. Рус халык җырлары башкардык, биедек, түгәрәк әйләндек. Соңыннан балалар бәйрәм өстәле янына җыелдылар. Яшь буын өчен әлеге эчтәлекле бәйрәм бик тә файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев