Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында балалар бакчаларын кабат җылыта башладылар

Һава температурасы түбән төшү сәбәпле, районның балалар бакчаларында кабаттан җылылык бирә башладылар. Бүгенге көндә барлык бакчаларда тиешле температура хөкем сөрә, дип белдерде «Тукайтеплогаз» предприятиесе директоры Мөсәнниф Ханов. Кирәк дип табылган очракта, без мәктәпләргә дә җылылыкны кушарга әзер, диде ул. Бары тик Теләнче Тамак урта мәктәбендә генә җылылыкны ялгап булмаячак, чөнки...

Һава температурасы түбән төшү сәбәпле, районның балалар бакчаларында кабаттан җылылык бирә башладылар. Бүгенге көндә барлык бакчаларда тиешле температура хөкем сөрә, дип белдерде «Тукайтеплогаз» предприятиесе директоры Мөсәнниф Ханов. Кирәк дип табылган очракта, без мәктәпләргә дә җылылыкны кушарга әзер, диде ул. Бары тик Теләнче Тамак урта мәктәбендә генә җылылыкны ялгап булмаячак, чөнки биредә җылыту системасына капиталь ремонт башланган. Шулай ук Күзкәй авылы участок больницасында кабат җылылык бирә башлаганнар. Заказ булган очракта без башка социаль объектларны да кабаттан җылыта башлыйбыз, авылларда 48 котельный эшләп тора, газга өстәмә лимит бар, бары тик кранны гына ачарга кирәк, дип белдерә хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев