Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчачылык ширкәтләрендә мунчалар яна

Узган атнада янгын сүндерүчеләр Олы Шилнә янында урнашкан «Усадьба» бакчачылык ширкәтендә мунчага ут кабуы турында шалтырату алсалар, шуннан соң ук «РИЗ-1»дән шундый ук хәбәр килә. Беренче очракта мунчаның эче янып бетә. Янгынның сәбәбе төтен чыгу торбасының төзек булмавында дип билгеләнә. «РИЗ-1» ширкәтендә исә хуҗа ир-ат утны сүндерергә тырышканда беренче һәм...

Узган атнада янгын сүндерүчеләр Олы Шилнә янында урнашкан «Усадьба» бакчачылык ширкәтендә мунчага ут кабуы турында шалтырату алсалар, шуннан соң ук «РИЗ-1»дән шундый ук хәбәр килә. Беренче очракта мунчаның эче янып бетә. Янгынның сәбәбе төтен чыгу торбасының төзек булмавында дип билгеләнә. «РИЗ-1» ширкәтендә исә хуҗа ир-ат утны сүндерергә тырышканда беренче һәм икенче дәрәҗә пешү җәрәхәтләре ала, икенче көнне ул БСМПга мөрәҗәгать итә. Кызганычка, мунчаның бетон стеналары гына утырып кала. Монда да сәбәп мичнең төзек булмавында дип билгелиләр тикшерүчеләр. Күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре кышкы чорда файдаланылмый торган мунча мичләренең төзеклегенә ышангач кына ягарга киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев