Бәйрәмнәр матур үтсен!
Тукай районында Яңа ел каникуллары вакытында балалар һәм өлкәннәр өчен күпсанлы күңел ачу, спорт һәм мәдәни чаралар үткәрү планлаштырыла.
Яңа поселогында 29 декабрьдә “Бал-маскарад” оештырылачак, бәйрәм 18.00 сәгатьтә башланачак. Яшүсмерләр арасында алкалы хоккей буенча яңа ел турнирының финал уеннары 4 гыйнварда Мәләкәс авылында узачак. Шул ук көнне 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр районның мәгариф учреждениеләрендә яшүсмерләр арасында Кыш Бабай призына алкалы хоккей буенча ярышлар узачак. Бишенче гыйнварда Сосновый Бор поселогының “Яшьлек” спорт комплексында “Бөтен гаилә белән стартка” бәйрәме була. Шашка һәм шахмат буенча район чемпионаты 6 гыйнварда Чаллының шахмат-шашка клубында уза. Раштуа бәйрәме һәм халык күңел ачу кичәләре авылларның мәдәният йортларында һәм клубларында 7 һәм 8 гыйнварда үтәчәк. Бәйрәмнәр күңелле һәм хәвеф-хәтәрсез узсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев