Бабалары һәлак булган өлкәдә Җиңү митингында катнашалар
Сәет авылында яшәүче Әбүзәр һәм Айсылу Габдрахмановлар узган ел август аенда Псков өлкәсенә барып фронтта үлеп калган бабалары Габдрахманов Махбурахман Габдрахман улының каберен табып кайткан иделәр. Быел алар Псков өлкәсеннән 9 Май бәйрәменә чакыру алдылар. Дүшәмбе, 4 майда, Габдрахмановлар юлга кузгалдылар. 6 май көнне алар Псков өлкәсенең Плюсса районы Заполье...
Сәет авылында яшәүче Әбүзәр һәм Айсылу Габдрахмановлар узган ел август аенда Псков өлкәсенә барып фронтта үлеп калган бабалары Габдрахманов Махбурахман Габдрахман улының каберен табып кайткан иделәр. Быел алар Псков өлкәсеннән 9 Май бәйрәменә чакыру алдылар. Дүшәмбе, 4 майда, Габдрахмановлар юлга кузгалдылар. 6 май көнне алар Псков өлкәсенең Плюсса районы Заполье авылыннан старт алачак автойөгерешкә чыгачаклар, аннары бәйрәм митингында катнашачаклар.
Махбурахман Габдрахманов сугышка 1942 елның октябрендә Сәет авылыннан алынган булган. 1944 елның 18 февралендә Луга шәһәре өчен барган сугышта һәлак булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев